Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык белән аралашырга, ешрак очрашырга кирәк»

Халык белән аралашырга, ешрак очрашырга кирәк. Әлки районында узган «Бердәм Россия» көнендә әйтелгән төп фикерләрнең берсе әнә шул булды. Чара Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.  

Бу көнне районда 11 мәйданчык эшләде. Әйтик, «Үзеңнекен сайла» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында район үзәгендә биш ел элек ачылган «Әлки» кулланучылар кооперативы мисалында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта биредә терлек чалу цехы һәм ит ярымфабрикатлары җитештерү цехы эшли. Җитештерүчеләр сүзләренә караганда, продукция мәктәп ашханәләрендә, балалар бакчаларында, кафеларда, шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьларында зур ихтыяҗ белән файдалана. Кооператив 86 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал сатып алган. Киләчәктә колбаса һәм ыслау цехлары ачып, җитештерүне киңәйтү планнары да бар икән.

Шулай ук, Дәүләт Советы Рәисе Базарлы Матактагы Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге белән танышты. Биредә республикада бердәнбер космонавтика музее залы ачылган. Музейга экспонатларны озак вакыт аэрокосмик компания җитәкчесе булып эшләгән Анатолий Михеев тапшырган. Соңгы елларда музейда мәгълүмати технологияләр актив үсеш ала, хәзер инде 13 меңнән артык экспонат цифрлаштырылган.

«Гражданлык сәгате» партия проекты кысасында Фәрит Мөхәммәтшин тематик квиз җиңүчеләрен бүләкләде һәм Әлки районы укучыларына Россия гражданнары паспортын тапшырды. Төп документны 16 яшүсмер алды.

– Сез Әлки районында, безнең күпмилләтле республикада яшәвегез, укуыгыз һәм эшләвегез белән бәхетле. «Без Татарстаннан!» – дип горурланып әйтегез, – диде парламент җитәкчесе укучыларга.

Эшлекле сәфәр кысасында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов ике улы махсус операциядә катнашучы Туйбикә Сыраеваның да хәлен белештеләр. Хәзерге вакытта Туйбикә ханымның улларының берсе ярадан соң дәвалана икән. Чын патриот уллар тәрбияләгән әнигә депутатлар рәхмәт белдерде һәм егетләрнең тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде. Хәрбиләрнең әнисе үз чиратында республика җитәкчелегенә ярдәм һәм аңа күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйтте.

Гомумән алганда, районда тормыш гөрли, халыкның да әллә ни зарланырлыгы юк. Басуларда язгы кыр эшләре тәмамланган диярлек. Район башлыгы Александр Никошин быел язның иртә килүен уңай бәяләде. Игенчеләр күңелендә бары бер борчу  – әле һаман көткән шифалы яңгырлар юк.

Районның партия активы белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин чарага йомгак ясады. Үз чыгышында Әлки районы һәм республика алдында торган бурычларны билгеләде.

– Проектның мөһимлеге һәм кирәклеге бүген аеруча сизелә. Безнең бурыч – халыкны берләштерү. «Бердәм Россия» партиясе ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган сәяси көч буларак, бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без мондый очрашуларга кызыксыну барлыгын сиздек. Партия активында гына түгел, хакимият вәкилләрендә, җирле совет җитәкчеләрендә, хуҗалык субъектларында да. Безнең өчен халкыбызның милләтара тынычлыгы һәм татулыгы, үсеп килүче буын белән тәрбияви эшне көчәйтүне арттыру мөһим.

Олег Морозов фикеренчә,  партиягә идеологик эшне дә көчәйтергә кирәк.

– Партиянең роле сәяси лидерлыкта гына түгел, ә кешеләргә илдәге хәлләрне аңлату, алар белән аралашуда да. Халык аңлый, ләкин аларның бирергә теләгән сораулары бар. «Бердәм Россия» җәмгыятьнең бердәмлеген тәэмин итә. Партия механизмыннан башка без бүген җәмгыятебез алдында торган бурычларны хәл итә алмаячакбыз, – диде Олег Морозов.

Эшләнгән эшләр күп, үтисе бурычлар да җитәрлек. Фәрит Мөхәммәтшин партиянең җирле бүлегенә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән активрак эшләргә кушты.

– Без кешеләр белән аз аралашабыз. Ешрак очрашырга, борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк. Халыктан качарга ярамый, – диде ул.

Ләйсән Сафина

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/


Фикер өстәү