Казаннан Йошкар-Олага яңа автобус рейсы ачылды

Казанның «Көнчыгыш» автовокзалыннан Йошкар-Олага яңа рейс ачылды. Автобуслар вокзалдан көн саен 8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә кузгалачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан шулай ук Чаллы, Чиләбе, Пермь, Мәскәү һәм Уфага да өстәмә рейслар ачылды.

Автобуслар гадәти режимда, төп расписание нигезендә юлга кузгала, дип искәрттеләр министрлыкта.

 


Фикер өстәү