Казаннан Соль-Илецк шәһәренә төбәкара автобус маршруты ачыла

23 июньдә Казаннан Соль-Илецк шәһәренә төбәкара автобус маршруты ачыла. Автобус “Восточный” автовокзалыннан Чистай, Әлмәт һәм Оренбург аша узачак, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, әлеге маршрут буенча туристлар автобуслары йөриячәк.
Автобус һәр атна саен җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтә юлга кузгалачак. Соль-Илецк шәһәренә 8.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Маршрут озынлыгы – 800 чакрым. Юлда бару вакыты – 10 сәгать.


Фикер өстәү