Диана Сәфәрованың гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте видеога төшерелгән булган (ВИДЕО)

Социаль челтәрләрдә Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогер Диана Сәфәрованың авариягә эләгү мизгеле видеога төшерелгән булган, дип яза «Башинформ».

Видеода аның машинасы артыннан башка машинаның килүе һәм нәтиҗәдә Диананың борылышта юл читенә килеп төшүе күренә. Видео Сәфәрованың машинасын артыннан барган машинадан төшерелгән. Салонда көчле музыка ишетелә, шулай ук машиналарның туры юлдан баруы һәм алдагы — Диана руль артында булган машинаның юлдан төшеп китүе күренә.

Видеода бер машинаның икенчесенә бәрелүен тасвирлаучы тавыш ишетелә. Фаҗиганың детальләре язмада юк, ләкин бу бәрелеш машинаның идарә итүне югалтуына һәм кюветка төшүенә сәбәп булырга мөмкин дип фаразларга була. Юл кырыеннан берничә метр ераклыкта койма урнашкан.


Фикер өстәү