Татарстан Луганск халык республикасында тагын бер шәһәрне – Рубежное шәһәрен төзекләндерүне үз карамагына алган

Татарстан, Лисичанскидан тыш, әле тагын Рубежное шәһәрен дә төзекләндерәчәк. Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер Евгений Варакин, Луганск халык республикасы Хөкүмәте Рәисе Сергей Козлов һәм Рубежное шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Хортив хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган.

Татарстанның төп бурычы – Рубежное шәһәрендәге торак йортларны һәм социаль объектларны торгызу. Хәзерге вакытта шәһәрдә ун меңгә якын кеше яши.

“Иң элек Рубежное шәһәрендә нәрсәләр эшләргә икәнен билгеләп, куелган бурычларны үти башлаячакбыз. Биредәге хәлләр Лисичанскидагыга караганда яхшырак – кешеләрнең уты да, газы, суы да бар”, – ди Евгений Варакин.


Фикер өстәү