Барасы юл билгеле. “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге елга нәтиҗә ясады

Халык өчен эшләргә, Президент тирәсендә берләшергә! «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә узып баручы елга нәтиҗә ясап, киләсесенә бурычлар билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов, Александр Сидякин һәм Фәрит Мөхәммәтшин киләсе ел турында сөйләде, Минтимер Шәймиев исә тарихны искә төшерде.

Узган атнада республиканың төп сәяси чарасына әверелгән конференция Казанның Дәрвишләр бистәсендә – ТАССР Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев исемен йөрткән мәдәният йортында узды. Атнаның иң салкын көне булып истә калган 9 декабрьдә район һәм шәһәрләрдән җыелган делегатлар чара башланганчы бер-берсенең хәлен белеште, яңалыклары белән уртаклашты. Урамда салкын булса да, күңелләр күтәренке иде. «Шул юлдан барабыз», – диде аларның берсе «ВТ» хәбәрчесенә, Яңа елга нинди планнар барлыгын сорагач.

35 нче конференция Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, партиянең Генераль Советы секретаре урынбасары, Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин һәм Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәгә күтәрелгәч башланды. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында партиянең зур үсеш юлы узганын, эше белән кешеләрнең ышанычын яулаганын, Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы таянычына әверелгәнен, ил үсешенә зур өлеш керткәнен әйтте. Татарстан Рәисе дә, башкалар да 1 декабрьдә 22 еллыгын билгеләп үткән партияне оештыручылар арасында Минтимер Шәймиев тә булганын искә алды.

Партиянең эшчәнлеге турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов «Халык программасы»н тормышка ашыру, Лисичанск һәм Рубежное калаларына республика ярдәме, сайлаучылар белән корылган элемтәне аерым телгә алды. Ә киләсе елда безне сайлаулар көтә. Россия Президентын сайлау «Бердәм Россия»нең алдагы эшчәнлегендә турыдан-туры чагылыш табачак. «Республика Президент курсын һәм аның карарын тулысынча хуплый. Бүген бердәмлегебез һәм бергәлегебез аеруча мөһим. Татарстанлылар дөрес сайлар дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов. Киләсе елда Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да сайлаячакбыз. «Партиянең нәтиҗәле эше алдагы сайлау нәтиҗәләрендә чагылыш табачак. Бездә дәүләт дәрәҗәсендәге зур бурычларны хәл итә алырлык башка сәяси көч юк. «Бердәм Россия»гә зур җаваплылык йөкләнә», – диде Татарстан Рәисе.

Чыгышын татарча сәламләүдән башлаган Александр Сидякин да партиянең төбәк бүлегенә Мәскәүдән зур өметләр белән караганнарын әйтте. «Без «Бердәм Россия»нең Татарстанда иң актив һәм күпсанлы сәяси көчләрнең берсе булуына шатбыз. Татарстандагы бердәмроссиялеләрнең дә ил җитәкчелеге тирәсендә берләшәсенә ышанабыз. Ничек эшләргә кирәклеген күрсәткәнегез өчен рәхмәт», – диде ул. Александр Сидякин кулыннан партия рәисе Дмитрий Медведев имзалаган Рәхмәт хатын алган Минтимер Шәймиев исә партиянең ничек корылуы турында бәйнә-бәйнә сөйләгәндә, аның исеменә салынган мәгънәне истән чыгармаска кушты. «Безнең көч – бердәмлектә», – диде ул.

Көч һәм бердәмлеккә ирешү өчен партиянең Татарстан бүлеге ниләр эшли? Узып баручы елга нәтиҗәне Фәрит Мөхәммәтшин ясады. Татарстан Парламенты башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада башкарма хакимият белән берлектә 24 федераль һәм 4 төбәк партия проекты, 200дән артык җирле бүлекчә проекты гамәлгә ашырыла. «Алар барысы да халыкның сорауларын һәм җирле үзенчәлекләрне исәпкә ала, конкрет күрсәткечләргә ия», – дип сөйләде ул. Партиянең төп документы – «Бердәм Россия»нең Халык программасы да халыктан җыелган мөрәҗәгатьләр буенча барлыкка килгән. Узган сайлаулар барышында 2,5 миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 20 меңнән артыгы – Татарстанда яшәүчеләрдән. Бүген аларның яртысыннан артыграгы үтәлгән инде. Республикадагы бердәмроссиялеләр контролендә 6 меңгә якын тәкъдим бар. Партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк кабул итү бүлегенә быел 10 айда 5,4 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Халыкны борчыган төп проблемалар: социаль яклау, торак-коммуналь хезмәт, хезмәт хакы мәсьәләләре. Әмма төп күрсәткеч сан түгел. «Иң мөһиме – сыйфат. Халык бездән чын ярдәм көтә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Алдагы елда бигрәк тә. Төбәк бүлеге секретаре партия эшчәнлегендә иң яхшы җирле бүлекләрне дә атады. Алдынгылар сафында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Апас, Арча, Биектау һәм Питрәч телгә алынса, калышканнар арасында Аксубай, Кама Тамагы, Лаеш һәм Мөслим барлыгын белдек.

«Президент партиясе буларак, без ил лидеры Владимир Путин тирәсендә кабат берләшергә тиешбез», – дип кабатлады Фәрит Мөхәммәтшин, киләсе елга бурычлар турында сөйләгәндә. Аңламаслык түгел иде. Бу атнада исә республика делегациясе Мәскәүгә партия съездына бара.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

«Бердәм Россия» – Татарстанда

120060 әгъза

45 җирле бүлек

2011 беренчел бүлек

18500 тарафдар


Фикер өстәү