Театр әнисе. Казанда легендар артистка Исламия Мәхмүтованы искә алдылар

«Кыр казлары артыннан биеклеккә тартылам…» Шушы җыры белән халык күңеленә мәңгелеккә кереп калды ул. Театр сәнгатендә якты йолдыз булып кабынган киңкырлы шәхес, көрәшче рухлы актриса, халкыбызның сөйкемле сөяге. Исән булса, 1 декабрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтовага 80 яшь тулган булыр иде.  

Тинчурин театрын – ансыз, Исламия Мәхмүтованы театрсыз күз алдына китереп тә булмый.  Алар бер-берсеннән аерылгысыз сыман. Исламия Мәхмүтова театрның бер эпохасы иде. Арабызда булмаса да, биредә аның рухы яши. 50 елдан артык гомерен багышлаган Кәрим Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованы искә алдылар. Без исә легендар артистка турында якыннарының истәлекләрен барладык.

Искә алу кичәсендә яшь Исламияне – талантлы актриса Резеда Сәлахова, олыгайган вакытын кызы Лилия Мәхмүтова уйнады. Бу очраклы да түгел кебек. Лилия Мәхмүтованы еш кына Исламия апаны хәтерләтә, диләр. Чыннан да, әнисенең чалымнарын шулай үтемле итеп, ул гына күрсәтә ала торгандыр.

– Олыгайган саен, Исламиягә охшый барасың, дип әйтәләр. Әни күпкырлы талант иясе иде. Җырласа – күңелләрне айкап җырлады, сөйләсә –  бәгырьгә үтәрлек итеп сөйләде, спектакль куям дисә – куйды. Әни театрга 56 ел гомерен багышлады. «Кыр казлары артыннан» спектаклендәге Ясминә роле белән халыкныкы булды. Әни Равил абый Тумашевка үпкәләп тә йөргән булган әле. «Нишләп 35 яшемдә 55 яшьлек хатын роле бирдегез?» – дигәч, Равил абый: «Исламия бер дә борчылма, наным, ул синең иң яраткан һәм иң танылган ролең булачак», – дип әйткән. Һәм чыннан да, күпме рольләр уйнаса да, аны барыбер шушы Ясминә роле белән таныйлар, кайда гына булса да, «Кыр казлары артыннан» җырын җырлавын сорыйлар иде, – ди Лилия Мәхмүтова. –  Әнинең «Күрәсем килгән иде», «Син бит – минем бергенәм», «Мәхәббәт чишмәсе»ндә махсус минем өчен язылган рольләр бар. Ул кешенең характерын аңлатып бирә ала торган иде. Һәрбер артистка аерым күзаллап яза торган иде. Әни кунакчыл хуҗабикә, оста бәйләүче дә иде. Гастрольләрдә күп йөргәч, шәл бәйләргә өйрәнде. Әтидән рамнар ясатып, аңа тарттырып, зур-зур «паутинка»лар бәйли торган иде. Минем өйдә әнинең үзе бәйләгән күлмәге дә бар. Аны башта үзе киеп йөрде, театр училищесына укырга кергәч, мин кидем. Барысын да күргәзмәгә куярлык! Якты кеше иде әни. Урыны оҗмахта булсын.

«Мин бәхетле бала булдым». Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның кызы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова шулай диде.

– Әни гомер буе һәм соңгы сулышына кадәр театр дип яшәде. Үзен сәхнәсез күз алдына да китерә алмый иде. Хәзер әни булмаса да, аның рухы монда, безнең белән яши. Халык әнине бик сагына. Аны искә алалар, җылы хатирәләре белән бүлешәләр. Репетицияләрдә еларлык дәрәҗәгә җиттем. Артистлар да ашкынып-ашкынып эшләделәр, барысы да тырышты. Шаккатып карап тордым. Әни театрдан китмәде. Театр гел аның күңелендә иде. Моннан китеп буламыни? Ул бит монда яшь чактан бирле соңгы көннәренә кадәр булды. Аңа килделәр, хәлләрен дә белештеләр. Әни үзе дә театрга кереп чыга иде һәм шул чакта җанына рәхәт булып китә иде. Артистлар белән аралашкач, рухы күтәрелә иде. Театрны берничек тә артистның күңеленнән, тормышыннан алып атып булмый. Ул барыбер анда калачак, – дип сөйләде Ләйсән. – Мин кечкенәдән әни мәхәббәтен тоеп яшәдем, апама андый бәхет бик тәтемәде. Чөнки ул аны бәләкәй чакта аз күрде. Олыгайгач, бу театр барлыкка килеп, алар стационарда эшли башлагач кына әни күбрәк өйдә була башлады. Ә мин алар белән кечкенә чакта гастрольләргә дә чыгып йөрдем. Ул яктан мин бәхетле бала булдым.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина апасы Исламия белән мөнәсәбәтләре турында: «Гомер буе апа-сеңел булып яшәдек», – диде.

– Бер-беребезгә терәк-таяныч булдык. Ул минем апам гына түгел, киңәшчем дә, ярдәмчем дә, әтием дә, әнием дә булды. Исламия апа татар театрының тарихына зур шәхес булып керде. Әлбәттә, ул безнең нәсел өчен бик зур горурлык иде. Исламия апа бик хыялый кеше иде. Хыялланырга яратты. Ул бервакытта да бүгенге көн белән генә яшәмәде, бер-ике елга алдан планнар төзергә ярата иде. Кызганыч, әле аның бик күп эшләнмәгән эшләре калды. Соңгы вакытта ул язылып бетмәгән сәхнә әсәрен язып бетереп, сәхнәгә кую турында хыялланып, янып-көеп йөрде. Исламия апа бүгенге олуг бәйрәмендә үзе чыкса, үзенең балачагы, үсмер чагы турында искитәрлек, күңелләргә үтәрлек итеп сөйләр иде. Ул телгә, юморга бай булуы, үзенең эчкерсезлеге белән тамашачының күңелен яулады. Әни сөйләве буенча, Исламия апа бик шаян, шундый елгыр булган. Башкалардан аерылып торган кыз бала дип искә ала иде. Менә шушы әти-әни, гаилә канаты астында үскән матур чакларны искә төшерәм дә, күңелгә җылы булып китә. Шушы матур мизгелләр мине гомерем буе озата барды. Рәхмәт, апа!

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров Исламия Мәхмүтова белән театрга бина яуларга барган вакытларын искә алды. Боларны сөйләү бер дә җиңел түгел иде аңа. Легендар артистның тамагына төер утырды, күзләренә яшьләр тыгылды.

– Бу сәхнәдән киткәнемә инде 20 ел булды. Бик сагындым. Әле дә хәтердә: Камал театры Горький урамыннан Татарстан урамындагы хәзерге биналарына күчкәч, без, алты артист, Мәскәүгә, СССР Мәдәният министрлыгына юл тоттык. Мактау кәгазьләрен, нәрсә бар – бөтенесен тутырдык та киттек. Безне күргәч, тегеләрнең күзләре шакмак булды. Делегация дигән сүзне ишеткәннәре дә булмаган аларның. Гадәттә, артистлар берәм-берәм, фатир, лаеклы исем, грамота сорарга килә. Без зур чемоданнар белән алты кеше басып торабыз. Ильичева атлы җайлы гына ханым кабул итте безне. Шунда Исламия әйтеп куйды: «Марсель Җәббартәре, сөйлә дә сөйлә син, бертуктаусыз. Без утын гына өстәп торырбыз», – ди. Шулай бөтен зарларны сөйләдек. Ильичева атлы ханым безгә өмет бирде. Канатланып, юләрләнеп, шашып чыктык без аннан. Кем җырлый, кем көлә, Исламия биергә тотынды. «Җәббартәре, булдырдык бит малай, җиңдек!» – ди. Казанга кайтуга, безне үзебезнең Мәдәният министрлыгында көтәләр иде. Шулай, озакка сузмыйча, кечкенә генә театр төзи дә башладылар. Минем белән барган биш кешенең берсе дә юк хәзер. Аларның якты истәлеге, хатирәсе мәңге саклансын.

 


Фикер өстәү