Татарстан синоптиклары аномаль салкыннарга көчле җил өстәләчәген әйтте

Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, шулай ук аномаль салкыннар да саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы -25..-30 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, 12 декабрьдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктә, шул исәптән Казанда да, көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәр дип көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда көчле салкыннар сәбәпле кисәтү игълан ителүе хакында язды. 11 декабрьдә көндез республикада -25 градуска кадәр салкын булачак.

 


Фикер өстәү