Республика клиник хастаханәсе “ковид-госпиталь” булудан туктый

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Республика клиник хастаханәсеннән провизор вазыйфасы алынуын хәбәр итте. Шулай итеп, бүгеннән РКБда коронавируслы сырхаулар өчен ачылган вакытлыча госпиталь ябыла.

– Авыручылар саны кимүен исәпкә алып, Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсен провизор функциясеннән азат итә. Әмма бу әлеге вазыйфаларны мәңгегә алу дигән сүз түгел. РКБ хезмәткәрләре вазгыять кискенләшсә берничә көн эчендә яңадан элеккечә эшләргә әзер, – диде министр урынбасары.
Казанның 7 нче шәһәр һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәләре коронавируслы сырхауларны дәвалау режимында эшен дәвам итәчәк.


Фикер өстәү