Рөстәм Миңнехановка «Татарстан почтасы»ның яңа директорын тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» АҖнең операция идарәсе һәм ваклап сату буенча генераль директор урынбасары Алексей Лаптев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Рөстәм Миңнехановка «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе — «Россия Почтасы» АҖ филиалы директоры Илнур Мәхмүтовны тәкъдим иттеләр.

Алар Татарстан территориясендә почта тармагын үстерү мәсьәләсе һәм бу өлкәдәге башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Татарстан почтасы» АҖнең элеккеге директоры Регина Кузнецовага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләк Татарстан Президенты боерыгы нигезендә бирелде, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү