Төркиянең бер фастфуд челтәре Россиягә килергә планлаштыра

Россиядә Төркиянең Chitir Chicken челтәренең 500-600 тиз туклану рестораны ачылырга мөмкин.

Россия Сәүдә үзәкләре берләшмәсе Төркия челтәре белән сөйләшүләр алып бара. Беренче кафелар май ахырында ук ачылырга мөмкин. Бу турыда ТАСС яза.

«Chitir Chicken брендының хуҗалары киләсе атнада, сишәмбе көнне, сөйләшүләр үткәрү өчен Мәскәүгә килә. Безнең бурыч — Сәүдә үзәкләре берлеге буларак, аларга мәйданчыклар сайлауда ярдәм итү. Бер бинаны ачуга әзерләүгә алар биш-алты атна вакыт бирә. Шуңа күрә без ай дәвамында аренда турында килешсәк, беренче рестораннар май азагында ачылырга мөмкин», — дигән берләшмәнең башлыгы Булат Шакиров.

Chitir Chicken беренче этапта Мәскәүдә һәм миллион кешесе булган башка шәһәрләрдә оператив рәвештә 5-10 нокта ачарга җыена.

Булат Шакиров билгеләп үткәнчә, Россиягә Төркия, Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм башка илләрдән дә яңа брендларны җәлеп итү сәясәте кысаларында сөйләшүләр алып барыла.

«Бер ресторанга кертелгән инвестицияләрнең якынча күләме 100 мең доллар күләмендә бәяләнә. Өстәвенә, алар Төркиядә җитештерелә, шуңа күрә санкцияләр аларның планнарына берничек тә йогынты ясамаячак», — дип ассызыклады ул.

Хәзерге вакытта Chitir Chicken 17 илдә бар.


Фикер өстәү