Татарстан Рәисе «Россия Почтасы» башлыгы белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, почта бүлекчәсе – аеруча авыл җирлегендә төп социаль объектларның берсе. Республикада 1111 почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 8,2 меңнән артык почта хезмәткәре исәпләнә. Аларның эше ярдәмендә халык хатларны вакытында ала һәм җибәрә, беренче кирәкле товарларны сатып ала, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, пенсияләр ала һәм акча күчерә.

Республика Рәисе Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде, аның йөкләмәсе буенча бүген авыл җирлегендә урнашкан почта бүлекчәләрен яңарту алып барыла. Быел ул 32 республика элемтә бүлекчәсенә кагылачак.

«Безнең эшнең төп юнәлешләренең берсе — транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү, бигрәк тә яңа логистика схемаларын исәпкә алып. Без шулай ук электрон сәүдә үсеше белән актив шөгыльләнәбез. Маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 45 меңгә җитә. Алар 50 млрд сумнан артык продукция саткан», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республика киләчәктә «Россия почтасы» белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тели.

Михаил Волков үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан «Россия почтасы» өчен тарихи яктан төп субъектларның берсе булып тора. «Монда иң зур почта челтәрләренең берсе, зур коллектив. Казан күптән инде төп логистик үзәккә әверелде», — дип өстәде ул.

Очрашу барышында яклар Казан транспорт төенен үстерү перспективалары һәм республика территориясендә бонд склады төзү проекты турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү