Электр самокатларын теркәүгә алырга тәкъдим иткәннәр

Транспортның бу төрен үз итүчеләр дәүләт номерын алып, шуның ярдәмендә юл кагыйдәләрен бозулар теркәлеп барачак.

Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу турында законга һәм Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертмәкче. Парламентчылар индивидуаль мобильлек чараларын теркәүгә ала башлауны, шулай ук мондый транспорт ияләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтүне тәкъдим иткән, дип яза “Известия”.

Исегезгә төшерәбез: закон буенча, индивидуаль мобильлек чараларына электр самокатлары, электр скейтбордлары, гироскутер, сигвей, монокөпчәкләр һ.б. керә. Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр буенча, теркәүгә алынганнан соң мондый транспортка дәүләт номеры биреләчәк. Номерны урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта, транспортта гомуми файдаланудагы юлларда яки тротуарларда йөрү тыелачак.
Дәүләт номерын урнаштыру срогына килсәк, транспортны сатып алганнан соң ун көн эчендә. Самокатны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да теркәп булачак.

Төзәтмә авторы, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин аңлатып үткәнчә, әлеге яңалык самокат ише техниканы йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын фото, видео ярдәмендә теркәү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү