Россиядә электросамокатлар белән идарә итү өчен таныклык алырга кирәк булырга мөмкин

Россиядә электросамокат, монотәгәрмәч, гироскутер һәм башка индивидуаль мобильлек чараларын (СИМ) мопедларга тиңләштерелергә мөмкин. Алар белән идарә итү өчен М категориясе булган йөртү таныклыгы алырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Самокатта йөрүчеләргә кагыйдәләрне бозган өчен штраф салырга, хәтта аларның таныклыкларын да алырга мөмкин булачак. Россия Иҗтимагый палатасы хакимият органнарына шундый тәкъдим җибәрергә планлаштыра. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Самокат йөртү өчен таныклыкны медицина комиссиясе узганнан соң, автомәктәптә укыганнан һәм ЮХИДИда имтихан тапшырганнан соң алырга мөмкин булачак. Моны 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнар гына эшли ала.

Самокатлар һәм башка индивидуаль мобильлек чаралары өчен яңа кагыйдәләр кертелгән очракта имтиханның гадиләштерелгән тәртибен караулары ихтималы бар, дип хәбәр итте Иҗтимагый палатаның иминлек буенча комиссия рәисе урынбасары Александр Холодов.

Инициативаның актуальлеген индивидуаль мобильлек чараларын кулланып аварияләр саны арту белән аңлаталар. Шулай итеп, агымдагы елның икенче кварталында, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 496 шундый авария булган, бер ел элек 295, ә тагын бер ел элек 192 очрак теркәлгән.

Искәртик, Казанда бу сезонда электр самокатларының прокат пунктлары саны өч тапкырга (500дән 1 575кә кадәр) арткан. Март башында үз көченә кергән юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләрне исәпкә алып, электр самокатлары прокаты эшли.

 


Фикер өстәү