Электр самокатында йөрүчеләр өчен кагыйдәләр үзгәрде

Көннәр җылыта, димәк, тиздән электр самокатлары сезоны башланачак. 1 марттан электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр кертелү турында язган идек инде. Исегезгә төшереп узабыз.

Билгеле булганча, электромобиль җайланмалар хәзер рәсми транспорт чарасы булып санала. Россия Юл хәрәкәте кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 1 марттан үз көченә керде. «Шәхси хәрәкәт чаралары», ягъни СИМга (средства индивидуальной мобильности) электр самокатлары, электроскейтборд, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек җайланмалар керә.

Кагыйдәләрнең үзләренә күчик. Самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артмаска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр сукмакларыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмаларда гына йөреп булачак. Яңа кагыйдәләр буенча велосипедчылар һәм самокатчылар һәркайда җәяүлеләргә юл бирергә тиеш. Машина юлына исә 14 яше тулган кеше генә чыга ала. Бу очракта СИМның авырлыгы 35 килограммнан ким булмаска, ә юлда рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 чакрымнан артмаска тиеш. Электр самокатларына юлның уң як кырыеннан йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылыган булырга тиеш. Яңа кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар каралган.

Яңа кагыйдәләр кертелү сәбәпле, «Вкусно и точка»  тиз туклану рестораны да эшенә  үзгәрешләр керткән. Хәзер ризык тарата торган махсус тәрәзәдә машина йөртүчеләрдән тыш, электр самокаты, велосипед, мотоцикл, сегвейда йөрүчеләргә дә хезмәт күрсәтелә башлаячак.

 


Фикер өстәү