Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында “Хан Су” шифалы су җитештерү цехында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – Чирмешән районында эшлекле сәфәрдә. Биредә ул “Хан Су” шифалы су җитештерү цехы белән танышты. Яңа предприятие эшли башламаган әле. Хәзерге вакытта анда җиһазлар урнаштырыла, су тутырып карау эшләре алып барыла.

Республика Рәисе җитештерү технологиясен, җитештерү линиясен карады. Цехның егәрлеге сәгатенә ярты литрлы 2,5 мең шешә һәм бер литрлы 2 мең шешә су тутыру мөмкинлеге бирә. Файдалы чыганаклардан алынган шифалы су тутыру күздә тотыла. Җитештерүче минераль су чыганагын ачуны билгеләү турында сертификатны инде алдан ук алып куйган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чирмешән районы Советы утырышында катнашачак.


Фикер өстәү