Марсель Таһиров көзге көрәш ярышлары турында: Вәзгыять катлаулы, бераз сабыр итәргә туры киләчәк

Татарстанның Көрәш федерациясендә башкарма директор итеп Марсель Таһиров билгеләнде. Танылган батырның яңа вазыйфадагы беренче фикерләрен белештек.

Марсель Таһиров әйтүенчә, әлеге вазыйфага тәкъдим ителү аның өчен көтелмәгән яңалык булган. “Федерациянең элеккеге башкарма директоры Равил Гарифуллович Хәйруллинның вафатыннан соң Марат Готыф улы (Марат Әхмәтов – Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, көрәш федерациясе җитәкчесе – ред.) бу вазыйфага кемнәрне тәкъдим итә алуым белән кызыксынды. Берничә кешене әйттем. Соңыннан аңлашылганча, ул алдан ук үзе минем хакта уйлаган икән. Көтелмәгән тәкъдмм булса да, ахыр чиктә, ризалаштым”, – диде Марсель Таһиров.

Яңа башкарма директордан беренче планнары турында да сораштык. “Кичә Марат Готыф улы, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белән беренче очрашу узды. Сүз федерация эшчәнлеге турында булды. Күреп торабыз, тормыш, көрәш гел үзгәрештә. Ул үзгәрешләр федерация эшчәнлегенә дә, көрәш кагыйдәләренә дә кагыла. Барысын да исәпкә алырга туры килә, – диде Марсель Таһиров. – Көрәш безне тормышка әзерләргә тиеш. Бу спорт төре милләтебезнең аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә көрәшебезнең тарихына да күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикердә”.

Марсель Таһировтан көзге ярышларның язмышы турында да сорадык. “Ярышлар турында әлегә төгәл мәгълүмат әйтә алмыйм. Күреп торабыз, вәзгыять бик катлаулы. Аларны исәпкә алмый мөмкин түгел. Шуңа күрә бераз сабыр итәргә туры киләчәк”, – диде ул.

Безнең белешмә. Марсель Шәрипҗан улы Таһировка 57 яшь. Тумышы белән Әтнә районы Әйшияз авылыннан. Татарстанның – 9, Россиянең 2 тапкыр чемпионы. «Ватаным Татарстан” гаезтасы гамәлгә куйган, Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирларның 4 мәртәбә җиңүчесе. 14 тапкыр Әтнә Сабан туе батыры. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү