• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Лаешта – дөнья беренчелеге. Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша?

    Лаешта – дөнья беренчелеге. Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша?

    Айгөл Әхмәтгалиева:  «Минем турында китап язылмас…»

    Айгөл Әхмәтгалиева: «Минем турында китап язылмас…»

    Чүп өчен бүләк. Татарстанда «ЭкоЯз» җиңүчеләрен котладылар

    Чүп өчен бүләк. Татарстанда «ЭкоЯз» җиңүчеләрен котладылар

    Көрәшче Гөлназ Ганиева: «Хатын-кыз эше түгел бу»

    Көрәшче Гөлназ Ганиева: «Хатын-кыз эше түгел бу»

    Гөлфия Мәгъсүмова: «Сынаулар тикмәгә бирелми»

    Гөлфия Мәгъсүмова: «Сынаулар тикмәгә бирелми»

    70 яшьлек студент Илфат Әскәров: «Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый бит ул»

    70 яшьлек студент Илфат Әскәров: «Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый бит ул»

    Марат Кәбиров: «Уңыш серен белмим»

    Марат Кәбиров: «Уңыш серен белмим»

    «Гомеремне изге эшкә багышлавыма сөенеп туя алмыйм»

    «Гомеремне изге эшкә багышлавыма сөенеп туя алмыйм»

    Санлашу Казаннан башлана

    Санлашу Казаннан башлана

    Финанс министры Радик Гайзатуллин: «Акча тәртип таләп итә»

    Финанс министры Радик Гайзатуллин: «Акча тәртип таләп итә»

    Йортында музей ясаган Илсур Касыймов: «Бабамның бабасы тапкан мамонт теш казнасы да бар монда»

    Йортында музей ясаган Илсур Касыймов: «Бабамның бабасы тапкан мамонт теш казнасы да бар монда»

    Тели белсәң – теләк: Чаллы татар дәүләт драма театры премьерасы тамашачыны битараф калдырмый

    Тели белсәң – теләк: Чаллы татар дәүләт драма театры премьерасы тамашачыны битараф калдырмый

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Җиләкле рецептлар: кайнатма, джем, как

    Җиләкле рецептлар: кайнатма, джем, как

    Комедон, акне, папула. Алар нинди авырулар турында кисәтә?

    Комедон, акне, папула. Алар нинди авырулар турында кисәтә?

    Үрмәле розаны ничек үстерергә?

    Үрмәле розаны ничек үстерергә?

    Йомырка порошогы – табигый ризыкмы?

    Йомырка порошогы – табигый ризыкмы?

    Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Табиб аңлата

    Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Табиб аңлата

    Имтиханга кергәндә укыла торган дога

    Имтиханга кергәндә укыла торган дога

    Редискадан җәйге салат РЕЦЕПТЫ

    Редискадан җәйге салат РЕЦЕПТЫ

    Һәр эшнең – үз вакыты: җәй башында бакчада ниләр эшләргә?

    Һәр эшнең – үз вакыты: җәй башында бакчада ниләр эшләргә?

    Байлык һәм мәхәббәт чәчәген ничек дөрес үстерергә?

    Байлык һәм мәхәббәт чәчәген ничек дөрес үстерергә?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (02.06.2023)

    ТР Законнары (03.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (02.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (29.04.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (20.04.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (13.04.2023)

    ТР Законнары (06.04.2023)

    ТР Законнары (03.04.2023)

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Спорт

Ике батырга бер медаль. Казанда көрәш сезоны яңа бәйге белән тәмамланды

- ieditor
20.12.2021
- Спорт
0
Ике батырга бер медаль. Казанда көрәш сезоны яңа бәйге белән тәмамланды
0
Карулар
Share on Twitter

Казанда көрәш буенча елның соңгы зур бәйгесе узды. Федерация Кубогы өчен бил алышкан егетләргә бу юлы гадәттәгечә 10 түгел, ә нибары 5 категориягә бүленеп ярышырга туры килде. Шулай итеп, җиңүгә дәгъва кылучылар артты.

Көрәш федерациясе зур ярышлар башланырга бер көн кала берәр мәсьәлә турында утырып фикер алышу гадәтен кертте. Бу юлы допинг мәсьәләсендә сөйләшергә карар кылганнар. Ни өчен нәкъ менә допинг, ул-бу юктыр бит?

– Кисәтү өчен уздырдык. Кисәтелгән, димәк, коралланган дигән сүз бар бит. Безнең көрәшчеләр Россия, дөнья чемпионатларында чыгыш ясый. Барысы да белеп торсын. Табиб аңлатып сөйләде. Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар, – диде көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров шикне тамырыннан корытырга тырышып. – Бездә допинг проблемасы бар дип уйламыйм. Мин көрәшкән вакытларда бу хакта ишеткән дә юк иде.

Карыйм-карыйм, һич таба алмыйм

Ә менә ярыштан соң көрәш җәмәгатьчелегенең ни хакында сөйләшәсен фаразлавы кыен түгел. Темасы алдан ук билгеле: хөкемдарлар турында, әлбәттә. Монысы көрәштәге күптәнге гореф-гадәт инде. Бу урында федерациянең келәмдәге гаделлек юнәлешендә зур гына бер адым ясаганын әйтү мантыйклы булыр. Бәйгеләрдән «Ютуб»тагы канал аша туры трансляция оештыра башладылар. Бер яктан, Казанга килеп көрәш карый алмаган тамашачыга җайлы. Икенче яктан, теге яки бу очрашуны кабат-кабат карарга мөмкин. Әлбәттә инде, бәхәсле мизгелләрне һәркем үзе аңлаганча һәм үзе теләгәнчә күрә. Федерация җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның исә хөкемдарларга киңәше дә бар.

– Аларның тамашачы күзлегеннән дә караулары кирәк. Әйтик, ике көчле егет бил алыша. Берсе тырыша, әмма алымны эшләп бетерә алмый. Аркасына төшәргә мәҗбүр. Көндәше аны төртеп, аркасына яткырырга дип көтеп кенә тора, – ди ул. – Артык кырыс булмасалар да ярар иде. Чөнки тамашачының үзенең дә бик көчле көрәшчеләрнең бил алышуын озаграк күрәсе килә. Бу бит гади авыл Сабан туендагы малайлар көрәше генә түгел. Һәр көрәшче көндәше белән кайчан һәм ничек очрашканын искә төшереп, анализ ясап бил алыша.

Федерация башкарма директоры Марсель Таһиров хөкемдарлардан канәгать. Аларның әзерлеген дә, эшен дә яхшы бәяли.

– Җиңелгән кеше барыбер канәгать булмыйча кайтып китә. Хәтта икенче урын булса да. Мин моны көрәшче буларак әйтәм. Димәк, бу ярыштан 5 кеше генә тулысынча канәгать калды. Нинди генә кагыйдә булсын, хәтта Америкадан хөкемдар китереп утыртсаң да, җиңелгәне канәгать булмаячак, – ди ул. – Икенче яктан, хөкемдарлар бит Кәлимуллинны берни эшләтә алмый. Безнең бәхәс һәм тавыш көрәшчеләр тигез бил алышканда чыга. Хөкемдарларга да җиңел түгел. Егетләр көчле һәм бер-берсен яхшы беләләр.

Раил көрәшәчәк әле

Көчле һәм бер-берсен белгән егетләргә бу юлы яңача бил алышырга туры килде. Юк, кагыйдә үзгәрмәде. Ярышны уздыру рәвешендә үзгәрешләр бар. Финалга барып җиткән батырларга оттырган көрәшчеләр «юану» ярышында чыгыш ясады. Төп вакыйга исә үлчәү категорияләрен ике мәртәбә киметеп, нибары 5кә калдыру булды. Шулай итеп, моңа кадәр рәсми ярышларда очрашу мөмкинлеге булмаган егетләрнең үзара көч сынашуын күрдек.

65 килолы егетләр финалында Актанышта туып-үскән ике егет очрашты. Раббани Нургалиев бу юлы үз районы данын якласа, Искәндәр Мортазин Әлмәт тамашачысын сөендерде. Җиңү көндәшләрнең яшьрәге – Раббанига тәтеде. 75 килолы көрәшчеләр ярышында Лаештан Динар Кәримуллин батыр калды. Тукай районыннан Илназ Рамазановка тәҗрибә җитмәде. Гадәттә көндәшләрен бер сулышта диярлек җиңеп чыгучы Ренас Кәлимуллинга бу юлы җиңел булмады. Моңарчы ул 80 килолы егетләр белән ярышты. Бу юлы 85 килолылар белән бил алышырга туры килде. Көндәш – әле 1 ай элек кенә 90 килолылар арасында көрәшеп, Татарстан Чемпионатында икенче булган Айрат Сәмигуллин. Кемнең җиңәсе ахырга кадәр билгеле түгел иде. Алыш Айратның өч кисәтү алып, оттыруы белән тәмамланды.

Турнирның яңача уздырылуыннан иң зур файда күргән кеше Раил Нургалиев булгандыр, мөгаен. Соңгы вакытта үзеннән күпкә авыррак булган 130 килолы егетләр белән азапланган Теләче егете бу юлы 105ләр арасында ут уйнатты, финалда исә Башкортстан егете Айнур Сыртаевны чистага салды. Көрәшәчәк әле Раил! 130 килолы егетләр арасында исә Радик Сәлахов көндәшен чистага алып салды. Актаныш өчен бил алышкан Валерий Рәфыйков 28 секунд кына бил алышып калды. Аннары Раилнең үзен ыргыттылар, дөресрәге, һавага чөйделәр.

Командалар арасында бу юлы Әлмәт беренче булды. Кукмара икенче урынны алды, Теләче көрәшчеләре өченче була алганнары өчен сөенде.

Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе:
– Үз традициясен дәвам итеп, көрәш ел дәвамында барды. Календарьда каралган ярышлар барысы да диярлек үтәлде. Икенче яктан, тамашачыларны ярышка тарту проблемасы булды. Ә менә егетләрнең әзерлегендә, осталыгында бернинди торгынлык сизмәдем. Аларның көчле икәне күренеп тора. Көрәш елыннан гомумән канәгать. Бер генә теләк: безгә күбрәк тамашачыны тарту, көрәшнең массалыгын үстерү.

фото: Салават Камалетдинов/«Татар-информ»

Тэглар Илнар ХӨСНУЛЛИНкөрәшМарат ӘхмәтовРаил Нургалиев
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов БГӘнең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре оешмасы Генераль директоры Мөхәммәт Әл Касем белән очрашты

17:35

Тана алган өчен субсидия бирелә

16:36

Рөстәм Миңнеханов мәгариф министрлары форумында: Мәгарифкә чыгымнар — киләчәккә зур инвестицияләр ул

16:36

“Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире алышынды

16:22

WhatsAppта үзгәрешләр көтелә. Ул башка мессенджерга охшап калырга мөмкин

15:14

Татарстан Мөфтие Татарстаннан хаҗиларның беренче төркемен олы сәфәргә озатты

14:58

Татарстанда табибларның эштән китүе күзәтелә

14:54

Казанда Сабан туе дүрт урында булачак

14:52

8 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

14:43

Танылган юмор остасы Рамил Шараповның машинасына кәҗә кергән

14:42

Түбән Кама юлындагы фаҗига корбаннары арта: авыр хәлдә хастаханәгә озатылган йөртүче вафат булган

13:59

Чистайда 62 яшьлек хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 3 миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калган

13:30
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Сәвия Мөхәммәтҗанова: «Улымның әнисен эзләп табасы иде»

01.06.2023

Биш бала әтисе Рәшит Зиннәтуллин ни өчен ташландыкка әйләнгән?

25.05.2023

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

11.05.2023

Ярдәм кирәк: «Курган өлкәсендә татар авылы янды! Кешеләр бернәрсәсез калды!»

08.05.2023

«Башына җиттегез баланың. Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың!»

05.05.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 8 Июн 2023 - 13:08 АнонимГузэл,афэрин!Алга таба да унышлар сина!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 8 Июн 2023 - 09:59 Илюза Закирова(Галимуллина)Гузэл сенлем Смэел авылы турында бик матур, бай эчтэлекле, зууур Эш башкаргансын. Килэчэк буынга да бик кирэкле мэгълумат булган бу.…«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 7 Июн 2023 - 21:36 ТәнзиләАвылдашыбыз Рәзимә Кашапова язмасы тирән мәгънәле, тәрбияви ягы белән башкалардан аерылып тора.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 7 Июн 2023 - 21:27 ДамирРэзимэ молодец👍 Бик эчтэлекле видео ясагансын. Безнен корэшчелэр чын батырлар. Алар бер жирдэ дэ сынатмыйлар.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 7 Июн 2023 - 12:21 ГульфанияГүзәл, матурым, бик зур рәхмәт бу бай эчтәлекле видеоязма өчен. 5 минутлык язмага нинди бай материал тупланган. Безгә, туган якларыннан…«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)

СОРАШТЫРУ

Сездә Сабан туе буламы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!