Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын уздырды

Бүген Әлмәттә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Директорлар советы әгъзалары 2021 елның 11 ае эчендә «Татнефть» бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның гыйнвар һәм I кварталына бюджетны раслады.

Моннан тыш, утырышта Россиядән читтәге нефть сервисы, геология разведкасы һәм нефть-газ чыгару өлкәсендә нефть-газ проектларының торышы турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Аерым алганда, «Татнефть» Ливиядә геологик разведканы яңарткан, анда разведка уздыруга килешү һәм продукцияне бүлү буенча дүрт контракт блогы төзелгән.

Төрекмәнстанда компания «Төрекмәннебит» ДК белән сервис контрактын гамәлгә ашыра. Нәтиҗәдә, өстәмә тупланма 400 мең тоннадан артып киткән. Үзәк Азия илендә электр насослары һәм насос-компрессор торбалары җайланмаларын ремонтлау буенча производство оештырылган.

Киләчәктә «Татнефть» нефть-газ чтабу проектлары перспективаларын эзләү һәм бәяләү эшчәнлеген дәвам итүне күздә тота.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар 2022 елга «Разведка һәм Табу» бизнес-юнәлешенең фаразлана торган күрсәткечләрен өйрәнде. «Директорлар советы, тышкы факторларны һәм ОПЕК+ карарларын исәпкә алып, бизнес-блок бурычларын хәл итүне тәэмин итү турында карар кабул итте», — дип билгеләп үтә компаниянең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү