Дамир Фәттахов: Үсмерләрне нәрсәдәндер тыюдан мәгънә юк

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Дамир Фәттахов ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге һәм профилактика юлы белән генә мәктәпләрдә иминлекне арттыру мөмкин булуын белдергән. Бу хакта ТАСС яза. Аның әйтүенчә, уку йортларына һөҗүм итүгә кагылышлы сорауларның күпчелегенә төгәл генә җавап юк. «Без үткәргән форумнар, төрле чаралар профилактика булып тора да инде. Шул рәвешле яшьләр ниндидер файдалы, кызыклы эшләргә тартыла», – дигән Дамир Фәттахов.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча элеккеге министры әйткәнчә, үсмерләрне нәрсәдәндер тыюдан мәгънә юк. Шуңа да ул Казан һәм Пермьдәге фаҗигаләр кабатланмасын өчен профилактика системасын булдыруны тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, бу эштә янып торган актив яшьләр генә түгел, ә сүлпәнрәкләренең дә катнашуы мөһим.


Фикер өстәү