Глобаль яшьләр саммитына 69 илдәнкатнашучылар көтәләр

27–30 августта Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда дөньяның 69 иленнән 300 делегат катнашыр дип көтелә.

Саммит «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасының төп вакыйгасы булып тора. Анда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре, яшьләр оешмалары лидерлары, яшь эшмәкәрләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Глобаль яшьләр саммитының төп темалары – яшьләр миграциясе, эшкуарлык, яшьләрнең рухи сәламәтлеге, цифрлы трендлар һәм социаль лифтлар. Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановәйтүенчә, республика өчен форум зур әһәмияткә ия.

– Безгә 69 илдән кунаклар килә. Алар монда безнең эшчәнлек белән танышалар, үзләренең тәҗрибәләрен уртаклашалар.
Форумның төп юнәлеше булып мәдәниятара диалог тора. Без үсәбез, шуңа башка илләрнең тәҗрибәсе белән танышу аеруча мөһим. Саммит нәтиҗәләре буенча Россия, Татарстан һәм ислам илләре арасында 5–10 елга чаралар планы төзеләчәк. Аның төп максаты – яшьләр арасында тыгыз элемтә булдыру, алар өчен яңа мөмкинлекләр ачу, диде министр.

Матбугат очрашуына видеоэлемтә аша Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов та кушылды.

– Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге яшьләр сәясәтенең иң перспективалы юнәлешләренәкарый. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Россия һәм чит ил яшьләре арасында диалогны үстерүгә зур игътибар бирә. Саммит Бөтендөнья яшьләр берлеге арасында хезмәттәшлек булдыру өчен зур мәйданчык булып тора. Яшь дипломатлар хәзерге заманның актуаль темалары буенча фикер алышыр һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итә алыр,дип ышанабыз, диде ул.

Яшьләр саммиты белән берлектә 26–30 августта яшь дипломатларның V глобаль форумы узачак. Форум бөтен дөньядан килгән яшь дипломатлар арасында ачык һәм ирекле фикер алышу мәйданчыгы булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Катнашучылар хәзерге заман дипломатиясе трендлары, цифрлаштыру, халыкара мөнәсәбәтләрдә мәгълүмати һәм киберкуркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

                                                                                                Ләйсән Сафина


Фикер өстәү