Казанда «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы» чараларына нәтиҗә ясадылар

Төрле телдә сөйләшсәләр дә, дуслык телендә аңлашалар. Казанда «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы» программасы кысасында еллык чараларга нәтиҗә ясалды. Дистәләгән илдән килгән фикердәшләр, бер казанда кайнап, нәрсәгә ирешкән?

Хәтердә яңартып үтик: 2021 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы идарәсе утырышында Казанга «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022» исемен бирү турында карар кабул ителгән иде. Бер ел дәвамында Татарстан башкаласы шушы статуста эшчәнлек алып барды.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, Казан әлеге мәртәбәле статуста халыкара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты.

– Бу елның төп нәтиҗәсе – фән һәм мәгариф, иҗат һәм сәнгать, эшмәкәрлек, киберспорт, дипломатия һәм башка юнәлешләр буенча Татарстан, Россия һәм ислам дөньясында мөнәсәбәтләрне ныгыту, – диде ул елны йомгаклау чарасы кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә.

Сан теленә күчсәк, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы исеме» астында башкала 10лап зур чара оештырган. Әйтик, Коръән уку ярышы, яшьләр өчен глобаль саммит, форум-очрашулар, белем бирү чаралары.

Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, бу елның чараларында катнашырга 136 ил гариза биргән. Казанга 70 илнең вәкилләре килгән. Аның сүзләренчә, хәзерге сәяси шартларда быелгы чараның кыйммәте аннан калачак мираста һәм күтәрелгән мәсьәләләрдә чагыла.

«Түгәрәк өстәл» барышында Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул да ислам дөньясы илләренә рәхмәтен әйтте.

– Хәзерге сәяси шартларда сез безгә каршы чикләүләргә кушылмыйсыз, киресенчә, илебез белән эшлекле фикер алышу юлын сайлыйсыз. Бу сөендерә. Халыкара вазгыять кысасында борчыган сорауларны уртага салып сөйләшү мөмкинлеге булу безнең өчен бик кадерле, – диде шәһәр мэры.
Елны бүләкләр белән озаталар. Чара кысасында «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь лидерлары» премиясен тапшыру тантанасы да булды. 7 номинациядә (фото, медиа, эшмәкәрлек, тикшеренү, спорт, сәнгать, мәдәният) дистәләгән ил вәкиле ярышты.


Фикер өстәү