Рөстәм Миңнеханов: Глобаль яшьләр саммитын югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк

Быел “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы” программасы кысасында Татарстан башкаласында 10 халыкара чара үткәрү планлаштырылган.

Быел Казанда “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы” программасы кысасында кайбер халыкара чаралар үткәрү күздә тотыла. Аларның кайберләре, шул исәптән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ОИС) яшьләр башкаласы буларак, Казанны инаугурацияләү тантанасы һәм Коръән укучылар бәйгесе уздырылган да инде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәсендә сөйләп үтте.

Президент әйтүенчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашындагы Глобаль яшьләр саммиты мөһим вакыйгага әйләнергә тиеш.

– Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы программасы кысаларындагы иң зур халыкара чара бу. Шуңа күрә безгә аны лаеклы төстә үткәрергә кирәк. Бу саммитны бик зур һәм әһәмиятле федераль проект буларак карау шарт, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, быел Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусында 10 халыкара чара үткәрергә кирәк булачак Аерым алганда, 8-10 октябрьдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында киберспорт буенча халыкара яшьләр чемпионаты, 10-15 октябрьдә халыкара яшьләр заманча мөселман сәнгате фестивален һ.б. узачак.

Шулай ук, Сөләйманов әйтүенчә, Татарстанда бүгенге мөселман яшьләренең тормышы турында документаль фильм концепциясе эшләнә.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашындагы Глобаль яшьләр саммиты 27-30 августка тәгаенләнгән. Анда яшьләр миграциясе, яшьләр эшмәкәрлеге, социаль лифт кебек мәсьәләләр каралачак.


Фикер өстәү