Россиядә җәйге ял бәясе 30%ка кыйммәтләнергә мөмкин

Россия туроператорлары 2022 елның җәендә үзебездә ял итү бәяләре 10-30% ка артыр дип фаразлый. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Без юлламалар бәясенең 10-20% ка артуын фаразлыйбыз, кайберәүләр 30% үсеш көтә. Әлегә бәя артуы күзәтелми», –  дигән «Мультитур» турагентлыгы генераль директоры урынбасары Маргарита Назарова.

Аның сүзләренә караганда, хәзер күпләр бәяләр үссә, отельерлар да бәяне күтәрер дип көтә. Шуңа күрә хәзер — ташламалар һәм акцияләр булган вакытта броньләп кую яхшырак.

Кайбер җәйге Россия турлары кыйммәтләнәчәк, дигән фаразласалар да февраль аенда броньлауга ихтыяҗ уртача 50% ка кимегән. Ә азык-төлек инфляциясе белән бергә ихтыяҗ зур булса, юлламаларның бәясе 30%ка артырга мөмкин.

Экспертларның бер өлеше билгеләп үткәнчә, алга таба сату сәяси вәзгыятькә бәйле булачак, чөнки Украинадагы махсус операция Кырымда ял итү ихтыяҗына тәэсир итә. Шуңа күрә кризис шартларында эчке туризмны үстерү өчен, иң яхшысы номерлар, шул исәптән тиз төзелә торган глэмпинглар санын арттыру. Шулай ук квалификацияле персонал әзерләргә һәм сервис сыйфатын да яхшыртырга кирәк.

Ростуризм 15 мартта Россиядә кешбэклы турлар программасын яңадан башлап җибәрде. Мондый турларны сату 1 майга кадәр дәвам итәчәк, ә сәяхәткә 15 марттан 1 июльгә кадәр барырга мөмкин.

Программа шартлары үзгәрмәде. Кешбэк ике төнннән башлап тур сатып алганда кайтарыла. Ул «Мир» картасы белән түләнергә тиеш. Биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20%ы, әмма күп дигәндә 20 мең сум кире әйләнеп кайтачак.


Фикер өстәү