Газетага язылу

Туберкулез белән авыручы ир белән хатынны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салганнар

Чаллыда суд ирле-хатынлы парны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салырга карар чыгарды.

Ир белән хатын туберкулезның ачык формасыннан интегә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үтүләренчә, пар терапия узарга озак вакыт риза булмаган. Медицина хезмәткәрләренең дәвалауны яңарту кирәклеге турындагы чакыруларына ир белән хатын җавап бирмәгән. Шул рәвешле, алар тирә-юньдәгеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.

"Ир белән хатынга карата медицина стационары шартларында дәвалануның мәҗбүри курсын узу өчен мәҗбүри госпитализация турында карар кабул ителде", – диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре