«Бу аерым бер кушымта түгел, ул «Алиса» тавышлы ярдәмчесе белән эшли. «Яндекс Плюс»ка язылган, акыллы колонкасы булган һәркем аны куллана ала. Моның өчен бары тик «Алиса, запусти навык «Газовый гид» дияргә кирәк. Ул кулланучыга ашыгыч, гадәттән тыш ситуациядә ничек эш итәргә икәнен аңлата ала», – дип белдерде Казаньгоргаз оешмасының комплекслы авария-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе урынбасары Денис Карабанов.
«Газовый гид» цифрлы ярдәмчесенең бер күнекмәсе – уен форматында балаларны өйрәтү. «Алиса» «Син фатирда газ исе сиздең. Нәрсә эшли аласың?» дип сорый һәм бала гамәлләр эзлеклелеген төзи.
Моннан тыш, программа ярдәмендә белемнәрне тикешерергә, ныгытырга, өйдә һәм эш урынында профилактик чаралар үткәрергә мөмкин. «Газовый гид» газ хезмәтен алыштырмый. Ул иң мөһимен: кулланучыга гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмаска, нинди гамәлләр башкарырга, кайда шалтыратырга кирәклеген өйрәтә», – диде Денис Карабанов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез