Газетага язылу

Казанда троллейбус бәрдергән ир-ат җитди җәрәхәтләр алган

Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 28 яшьлек ир-атны Шуртыгин урамындагы җәяүлеләр кичүендә 1 нче маршрут троллейбусы бәрдергән.

Җәяүле ябык баш сөяге һәм ми җәрәхәте алган, баш мие селкенгән, аскы казналыгы һәм ике алгы теше сынган, шулай ук ирен һәм ияге имгәнгән.

Зыян күрүчене 7 нче номерлы дәүләт клиник хастаханәсенә озатканнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре