Казанда язылган тарих: тәүге «Киләчәк уеннары»ның төп 3 нәтиҗәсе

Казан спорт тарихында һәм дөньяда тәүге мәртәбә оештырылган «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын оештырып, ярышларга матур нокта куйды. Спортчылар – акча, тамашачылар – мавыктыргыч тамаша һәм яңа кичерешләр, оештыручылар тәҗрибә туплап калды. Санлы күрсәткечләр ничек һәм Уеннардан соң нинди нәтиҗәләр ясалган?

1 НӘТИҖӘ. ЯҢАЛЫК АЛЫП КИЛГӘН ПРОЕКТ

«Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров әйтүенчә, бу – искиткеч проект һәм ул Россиядә барлыкка килергә, оештырылырга тиеш иде.

– Бу – команда эше, зур хезмәт кергән, кыска вакыт эчендә тормышка ашырылган (ярты ел) мавыктыргыч тамаша. Без өр-яңа формат уйлап таптык һәм аны ошаттылар. Шикләр дә булмады түгел. Әмма моңа кадәр сынау ярышларын уздыру безне проектның уңышлы буласына ышандырды. Ул безнең аудиториягә генә түгел, бөтен дөньяның күңеленә хуш килде, – диде проект җитәкчесе. – Санлы Олимпиада дип тә атадылар аны. Әмма моны бик үк дөрес дип санамыйм. Россиядә зур турнирлар оештыра беләләр. Без моны эшли беләбез һәм эшләргә яратабыз. Без иң яхшы Олимпиада оештырдык, футбол буенча иң яхшы дөнья чемпионаты үткәрдек. Бу чынлап та шулай.

Игорь Столяров аңлатканча, проектны тормышка ашыруда замана мөмкинлекләрен мулдан кулланганнар. Әйтик, 3D-графика, электрон стадион, техник яңалыклар.

2 НӘТИҖӘ. АЧЫК РОССИЯ

– Чын спорт, сәяси басымсыз намуслы көрәш – без әнә шулар белән горурлана алабыз, – диде Игорь Столяров. Аның сүзләренчә, Россия кабат һәркемгә ишекләре ачык булуын исбатлый алды.

Моннан тыш, Игорь Столяров сүзләре белән әйтсәк, илдә фиджитал-мәгариф тармагы да үсеш алачак. Хәзер инде киберспортчыларга җитдирәк караячаклар дип өметләнергә була.

3 НӘТИҖӘ. КАЗАН ТӘҖРИБӘСЕ

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, ярышларга карата бер генә тискәре кайтаваз да булмады, дип белдерде. «Барысы да бик яхшы кәеф белән киттеләр. Без тагын бер тапкыр Россиянең теләсә кайсы дәрәҗәдәге спорт чараларын үткәрә алучы, ачык ил булуын исбатладык. Без моның белән генә тукталмыйбыз. Барыбызны да июнь аенда БРИКС уеннарына чакырабыз. «Киләчәк уеннары»нда файдаланылган барлык инфраструктураны шунда да кулланачакбыз. Шул исәптән ике фиджитал-юнәлешне БРИКС уеннары программасына керттеләр», – диде ул.

Киләсе «Киләчәк уеннары» кайда узар – әлегә монысы сер. Әмма Татарстан башкаласы оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын күптән әйтте инде.

Санлы күрсәткечләр

  • 2 меңнән артык спортчы катнашкан
  • Трансляцияләр 3,2 млрд карау җыйган
  • «Киләчәк шәһәре»нә 300 мең кеше килгән
  • Ярымфинал һәм финал ярышларга билетлар тулысынча сатылып беткән
  • Уеннарга 20 илдән 2 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән
  • Турнир кунаклары һәм спортчылар 70тән артык мәдәни, күңел ачу чараларында (спектакль, күргәзмә, концерт, Казан Кирмәне, Зөя утрау-шәһәре, Болгар) катнашкан

Фикер өстәү