Бушлай дарулар: кемнәр хокуклы?

Россиядә даруларга контроль көчәячәк. Хәзерге вакытта даруханәләрдәге бәяләрне Тарифлар буенча төбәк комитеты хезмәткәрләре, федераль хезмәт вәкилләре тикшерә. Быелдан исә бу эшне автоматлаштырмакчы булалар. Росздравнадзор идарәсе шундый яңалык әзерләгән. Шул рәвешле илдә дару бәяләрен «уйнату» очраклары белән көрәшмәкчеләр.

Билгеле булганча, даруханәләрдә сатылган яшәү өчен мөһим булган барлык препаратлар турында мәгълүматны дарулар әйләнешенә күзәтчелек системасында (mdlp.crpt.ru) табарга мөмкин. Биредә хәзерге вакытта әйләнештә булган һәр даруның исеме, киштәгә барып җиткәнче аның нинди юл узуы турында барлык мәгълүмат урын алган. Тиздән бирегә даруларның бәяләрен дә кертә башлаячаклар. Шушы мәгълүмат нигезендә тикшерүче органнар, дару хакларын контрольдә тотып, препаратларга бәяне чамадан тыш арттырган даруханәләргә тикшерү белән чыгачак.

Казандагы шәхси даруханәләрнең берсендә мөдир булып эшләүче Алсу Хәбибуллина бу яңалык турында ишеткәч, күптән кирәк иде, дип куйды.

– Тулаем алганда яхшы тәкъдим. Кайбер даруханәләр теге яки бу даруга кытлык барлыкка килсә, аның шунда ук ясалма рәвештә арттырырга тырыша бит. Пандемия вакытында аеруча еш күзәтелде ул. Шулай да барлык даруханәләрне дә контрольдә тотып бетерүләренә шикләнәм, – ди ул.

Узган ел ахырында Россиядә яшәү өчен мөһим булган дарулар уртача 0,4 процентка кыйммәтләнгән. Араларында көндәлек тормышта әледән-әле кирәк була торган аспирин (1,7 процентка арткан), аскорбин кислотасы (1,4 процентка), ингавирин (1 процентка), глицин, ибупрофен (0,5–0,8 процентка) да бар. Моннан тыш термометр (1,2 процентка), бинт (0,7 процентка), шприц (0,4 процентка), кан басымы үлчәү аппараты (0,8 процентка) да кыйммәтләнгән.

Саба районының Олы Шыңар авылы фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова фикеренчә, дару хакларының артуы барыннан да бигрәк авыл халкының кесәсенә суга. Шәһәрдән аермалы буларак, район җирендә даруларны сайлау мөмкинлеге күп түгел бит.

– Контроль бөтен җирдә булырга тиеш. Даруханәләрдә бигрәк тә. Бер-берсеннән ике метр ераклыкта урнашкан даруханәләрдәге бәяләр еш кына икеләтә аерыла. Дарулар болай да бик кыйммәт бит инде. Иллене узган кешенең ярты акчасы шул даруга китеп бара хәзер. Бер курс укол алам дисәң дә, кимендә, 6–7 мең сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Бездә бит аны сайлап алу мөмкинлеге дә юк. Булган даруханәдән нәрсә бар, шуны аласың. Шәһәр халкы әле ул бер даруханәдән чыга, икенчесенә керә – арзанрак даруны барыбер кулга төшерә ала, – ди Рузилә ханым.

Узган ел Росздравнадзор идарәсенең «кайнар элемтәсе»нә килгән мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере нәкъ менә даруханәләрдәге бәяләргә кагылган. Күптән түгел Иҗтимагый фикер фонды бу уңайдан махсус сораштыру да уздырган. Анда катнашкан респондентларның яртысыннан артыгы (59 процент) даими ала торган даруларының соңгы арада шактый кыйммәтләнүен әйткән. Халыкның 80 проценты исә үзенә, якыннарына ташламалы дарулар тиешме-юкмы, аларны кайдан ничек алып булганны белми икән.

 

Бушлай дарулар

Кемнәр хокуклы?

Инвалидлар һәм инвалид балалар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары. 3 яшькә кадәрге балалар һәм күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче 6 яшькә кадәрге балалар.

«Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, вафат булган сугыш инвалидлары һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның гаилә әгъзалары.

Бөек Ватан сугышы вакытында гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда хезмәт итүчеләр.

Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы хәрби объектларда эшләүчеләр.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәттә радиация алган затлар.

Нинди чирләр вакытында? Яман шеш, бронхиаль астма, ревматизм авырулары (ревматоидлы артрит, Бехтерев авыруы, волчанка), шикәр чире, инфаркт, ДЦП, зиһен таркалу (рассеянный склероз).

Рецепны кайдан аласы? Участок терапевтына мөрәҗәгать итәсе.

Даруны кайдан алырга? Муниципаль даруханәдән алырга кирәк.

Кирәкле дару булмаса, ни эшләргә? Бу очракта даруханә сезнең мөрәҗәгатьтән соң 10 көн эчендә бу даруны кайтарырга яки аның аналогын тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр сезгә кирәкле дару кайтканчы рецептның срогы чыкса, аны яңадан алырга кирәкми. Әгәр табиб язып биргән ташламалы даруны тиз арада алып эчә башларга кирәк һәм ул даруханәдә юк икән, аны үз акчагызга алып тора аласыз. Аннары шул даруның чегы һәм рецепт белән компенсация алу өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ташламалы даруга рецепт бирүдән баш тартсалар? Росздравнадзор идарәсенә (8 (843) 292-54-37) яки судка.

 


Фикер өстәү