Җиде кат санап, бер кат кап

 Россия халкы чит ил даруларының үзебездә җитештерелгән аналогларына өстенлек бирә башлаган. DSM Group агентлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле даруханәләрдә чит илдә чыгарылган 6,4 мең төрдәге дару сатылган. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20,3 процентка азрак. Бәйсез даруханәләр ассоциациясе башлыгы Виктория Преснякова фикеренчә, моңа чит илдә җитештерелгән даруларның кыйммәт булуы да йогынты ясаган.

Дөрес, үзебездә җитештерелгән даруларның файдасы юк, дип санаучылар да бар. Күпләр Россиядә җитештерелгән даруларга әле дә булса сагаеп карый. «Таттехмедфрам» оешмасы җитәкчесенең дарулар белән тәэмин итү буенча урынбасары Надия Шемякина моны ялгыш фикер дип саный. «Бөтен илләр дару җитештерү өчен кирәкле чималны Кытай белән Һиндстаннан ала. Шуңа күрә даруларны барыбыз да бер үк төрле җитештерә», – ди ул.

Гомуми практика табибы, медицина фәннәре кандидаты Флера Насыйбуллинага да бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Күпләр: «Үзебездә җитештерелгән аналог даруларны сатып алудан мәгънә бармы?» – дип кызыксына икән. Табиб сүзләренә караганда, дарулар һәм аларның аналоглары бер-берсеннән бәясе буенча гына аерыла. Файдасы да, тискәре йогынтысы да, нигездә, бер үк.

– Күпләр даруларның аналогларына шикләнеп карый. Арзанрак икән, димәк, сыйфаты да начаррак, дип фикер йөртә алар. Әмма аларның бәясе бу даруны уйлап тапкан башлангыч чордагы кебек ниндидер тикшеренү, тәҗрибәләр үткәрү өчен өстәмә чыгымнар тотылмаганга гына арзанрак була. Авырганда булышу-булышмавы ягыннан исә алар барысы да бер дәрәҗәдә, – ди табиб. – Дөрес, кайбер төр дарулар, күпме генә көтсәң дә, нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Даруларны һәм аларның аналогларын составындагы төп матдә берләштерә. Әмма аларга кушылган ярдәмче матдәләр төрле булырга һәм организм аларны кабул итмәскә, моңарчы эчеп ияләнгән матдәне таләп итәргә мөмкин. Кайбер аналогларның шифасы тимәү әнә шуңа бәйле.

Башкаладагы даруханәләрнең берсендә провизор булып эшләүче Регина Хәбибуллина сүзләренчә, күпләр шикләнеп караса да, соңгы арада халык күбрәк даруларның үзебездә җитештерелгәненә өстенлек бирә башлаган.

– Санкцияләр аркасында киштәләрдән күп кенә дарулар юкка чыккач, күпләр аларны сорап аптыратты, үзебездә җитештерелгән аналогларын тәкъдим иткәч, «юк» дип кырт кисәләр иде. Хәзер исә, киресенчә, башта ук даруның аналогын сорап килүчеләр бар. Бу, иң беренче чиратта, кесә ягына бәйледер, дип саныйм. Халыкны аналог даруларның файдасыннан бигрәк арзан булуы кызыктыра. Бар нәрсәгә бәя арткан, халыкның керемнәре исә кимегән көннәрдә моңа аптырыйсы юк, – ди ул.

Аналог даруларның файдасы юк, дигән фикер белән дә килешеп бетми Регина Хәбибуллина. «Теләсә кайсы препаратның кешегә ни дәрәҗәдә ярдәм итүе аны кайчан ничек эчүгә, дөрес итеп саклауга да бәйле», – ди провизор.

Саклау дигәндә, соңгы арада ил халкы итәк-җиңнәрен җыеп, акчаны саграк тота башлаган. Күпләр хәтта даруларга дигән чыгымнарын да киметергә мәҗбүр булган. Иҗтимагый фикер өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыруда респондентларның 68 проценты даруларга дигән чыгымнарны киметүен – иң кирәкле һәм иң очсыз даруларны гына ала башлавын әйткән.  Шул ук сораштырудан аңлашылганча, ил халкының өчтән бере (34 процент) даруларга ай саен 2 мең сумнан артык акча сарыф итә икән. Респондентларның 7 проценты иcә бу максатта ай саен 5 мең сум акча тотуын әйткән.

Рәсми саннарга караганда, яшәү өчен мөһим булган дарулар ел башыннан бирле уртача 1,9 процентка кыйммәтләнгән. Вируслы авырулар котырган чорга аяк баскач, даруларга ихтыяҗ да арткан. Әйтик, сентябрь башында сулыш юлы авыруларын дәвалау өчен кулланылган дарулар 66 процентка күбрәк сатылган. «Продажи.рф»  аналитик статистика үзәге белгечләре шулай ди. Көз җитү белән, даруханәләрдә битлекләр дә күпләп сатыла башлаган. Төгәлрәк әйтсәк, сентябрь башыннан ил халкы даруханәләрдән 1,3 миллион сумлык, барлыгы 46 мең кап битлек сатып алган.

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студентлары өйдәге дарулар тартмасындагы препаратларны тикшереп торучы махсус мобиль кушымта эшләгән. Проект җитәкчесе Софья Рудеева сүзләренә караганда, бу кушымтага өйдәге дару турыда бар мәгълүмат (яраклылык вакыты, нәрсәдән дәвалавы, аллергия китереп чыгару-чыгармавы һ.б.) турында тулы мәгълүмат туплана. Шул ук кушымта кешегә кул астындагы кайсы даруның бетүе, яраклылык вакыты чыгу турында да искә төшереп торачак. Әлегә сынау рәвешендә файдаланучы әлеге кушымтаны якын киләчәктә бөтен ил күләмендә таратырга җыеналар.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү