Казанга килгән туристларның файдасы 59 процентка арткан

Казанда туристлар сигез ай эчендә барлыгы 16,7 млрд сум акча тоткан. Бу – узган елдагыга караганда 59 процентка күбрәк.

Туризмны үстерү буенча шәһәр комитеты директоры Дарья Санникова «СберАналитика» сервисы мәгълүматларына таянып әйтүенчә, шушы акчаның 24 проценты – кафе-рестораннарга, 22 проценты – азык-төлек кибетләренә, 21 проценты чамасы кунакханәләргә, төрле хезмәтләргә, күңел ачуларга сарыф ителгән.

Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, әлеге сан Татарстан башкаласының туристлык өлкәсен ни өчен бик актив төстә үстерүен аңларга ярдәм итә. «Туристлар 8 ай эчендә 16 миллиард сум сарыф иткән. Ә бит «Сбер» аша түләнгән сумма гына бу. 16 миллиард таксига, туристлык ширкәтләре, ресторан-кафе, кунакханәләргә генә түгел, шәһәргә дә киткән, чөнки әле салымнар да бар. Ә алар ярдәмендә без Казанны төзекләндерәбез», – ди мэр.


Фикер өстәү