Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов белән бәйле хәл турында: «Хәзерге акылым булса…»

ТНВ каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Кунагыбыз татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов белән аерылышу сәбәпләре турында сөйләде. Бу хакта ТНВ сайты яза.

Аерылышкан вакытта әлеге вакыйгаларны бөтен социаль челтәрләрдә күзәтеп бардылар. Ильмира сүзләренчә, ул башкача булдыра алмаган. Интернетка видеолар кую — соңгы чик, чөнки аерылышу турында гаризаны 5 тапкыр биреп тә, җитди үзгәрешләр күренмәгән.

«Без халыкка матурны гына күрсәтергә өйрәнгәнбез. Мин социаль челтәрләргә чыгаргач, барысына да нокта куелды, яңа тормыш башланды. Мин 30 яшемә җитеп кенә, яшәүнең нинди матур икәнен аңлый башладым. Хәзерге акылым булса, бәлки, чыгармас та идем, әмма ул вакытта башкача булмады», — дип сөйләде Ильмира Нәгыймова «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында.


Фикер өстәү