Ильмира Нәгыймова: «Бу – Руслан белән минем хыялда гына иде»

Эстрада җырчысы Ильмира Нәгыймова Чаллы белән Казан тамашачысы каршында имтихан тотты. Үз гомерендә беренче тапкыр аншлаг белән концертлары узган җырчы социаль челтәрләрдә хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Чаллы — ике көн аншлаг, Казан «Уникс» — 2 көн аншлаг! Нишләп элек безнең концертларга шулай йөрмәдегез? Руслан белән булганда, без Чаллының бер көнендә дә зал тутыра алмый идек. Кеше күп күренсен дип бушка билет өләшеп йөрдек. 10 ел шулай. «Уникс» безнең хыялда гына иде… Аллаһка шөкер! Шөкер-шөкер. Хәзер мин башка шул, энергиям үзгәргән ахыры», – дигән җырчы.

Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча Ильмира тагын өстәмә концертлар куячагын, март аендагы туган көнен тамашачылары белән үткәрергә җыенуын да әйткән җырчы.


Фикер өстәү