Өлкән сыйныф укучылары, училище һәм көллият студентлары өчен хәрби җыеннар башлана

Татарстанда быел октябрьдән киләсе елның июнь аена кадәр өлкән сыйныф укучылары, училище һәм көллият студентлары өчен хәрби җыеннар уздырылачак.

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән боерыкка кул куйган. Җыеннар яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү максатыннан уздырыла. Документта әйтелгәнчә, җыеннар, закон нигезендә, белем алуның соңгы ике елында хәрби хезмәткә әзерләнергә тиешле яшь буын белән, «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» фәне кысасында уздырыла.

Моннан тыш 2024 елның апрелендә Казан танк училищесында кадет мәктәпләрендә унынчы сыйныфта укучылар белән 5 көнлек җыеннар үткәрү күздә тотыла.

Бу чарага сәламәтлеге мөмкинлек биргән барлык яшьләр җәлеп ителәчәк. Җыен алдыннан медицина тикшеренүләре үткәрәчәкләр. Ә инде нигезле сәбәп белән анда бармаучылар, теорияне өйрәнеп, зачет бирәчәк.


Фикер өстәү