«Пошалым чаналары – 2024»: нәрсә белән истә калды?

… «Өч Пошалым – өч игезәк» җыры татар сәхнәсендә инде егерменче елын яңгырый. Сигезенче тапкыр тамашачыга тәкъдим ителгән «Пошалым чаналары» җыр фестивале кысасында кайтавазлана килә ул. Әлеге фестивальнең башында торган Урта Пошалым авылы егете, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров шушы җыры белән авылын татар дөньясына танытты.

Сүзем – «Пошалым чаналары – 2024» турында. Өч көн буена дәвам иткән чара Урта Пошалым авылыннан фатыйхаланды. Рөстәм әлеге фестивальдә җиңүчеләр һәм «бәхетле» тамашачы (лотерея уенын истә тотып) өчен 50 Пошалым чанасын һәм 14 премия салынган конвертларны әзерләп куйган иде инде. Бу көнне Арча, Балтач, Әтнә талантларын көтеп алды шәрәфле жюри әгъзалары. Шулай итеп 53 конкурсант Урта Пошалым мәдәният йортында көч сынашырга шобага тартыштылар. Бу фестивальдә беренче катнашуым түгел, элеккеге конкурсларда дипломант, лауреат булган кайбер җырчыларны да танып алдым. Алдагыларыннан аермалы буларак, яңа сулыштагы җырлар, җиңәрлек әзерлек белән килгән талантларның бермә-бер күп булуы, араларында яшьләрнең өстенлек итүе күбрәк сөендерде.

«Пошалым чаналары» җыр фестивале кысаларында күпме яшь талантларга канат куелган, күпмесе танылу алганнар, профессиональ сәхнәләргә күтәрелергә өлгергәннәре дә бар. Хәзерге көндә «Без – Пошалым чанасында үскәннәр» дип күкрәк кагучылар шактыйга җыйнала бит җыр сәхнәсен тотучылар арасында. Сүз уңаеннан, әлеге  фестиваль барышында да танылган җырчылар – жюри әгъзалары ике җырчы егеткә Казанга музыкаль белем бирү йортына чакыру тәкъдиме ясадылар.

Жюри әгъзаларына җырчыларны алдагы этапка уздыру җиңел бирелмәде. Конкурсантлар арасында югары бәягә лаеклылар күп булганлыктан, аларның чыгышларын, вокал ягыннан дәрәҗәсен бәяләү вакыты шактый озакка сузылды. Кемнедер аерып алу кыен булганлыгы үзен сиздереп торды. Ни әйтсәң дә, киләсе турга бары 19 конкурсант кына үтәргә тиеш иде. Туй үпкәсез булмый дигәндәй, «иң-иң»нәр генә алдагы турга сайландылар.

Кичен икенче турга үтүчеләрдән Урта Пошалым мәдәният йортының залын шыгрым тутырган тамашачы «имтихан алды». Җырчыларның чыгышы көчле алкышларга күмелеп дәвам итте. Жюри әгъзалары да «буш кул» белән килмәгән булып чыктылар. Россиянең атказанган артисты Резедә Галимова, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Ринат Вәлиев, Закировлар (Рөстәм, Люция, Миләүшә) гаиләсе һәм башкалар музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Урта Пошалым эстафетаны Арчага тапшырды.

Биредә дә фестивальдә катнашучыларны Арча мәдәният йорты тулы зал белән каршылады. Ә жюри әгъзаларының эше исә тагын да катлаулана төште. Фестивальнең шарты буенча финалга ундүрт җырчы гына юллама алачак икән. Алар инде Казан шәһәренең «Пирамида» күңел ачу үзәгендә җиңүче титулы өчен көрәшергә тиеш булалар. Шунысын билгеләп үтим: жюри әгъзалары шәхсән үземне гаделлекләре, объектив бәя бирүләре, профессиональлекләре белән сокландырдылар. Кыскасы, хөкемдарлык эшендә хилафлыкка юл куелмады.

Җыр фестиваленең финал өлеше, югарыда әйтеп узганымча, Казан шәһәрендә узды. Дүрт сәгатьтән артык барган тамаша залдагы берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Бу кичтә сәхнәгә тамашачы өчен ачыш булган 14 талант күтәрелде. Ышанычны акларлык чыгыш ясадылар, афәрин! Аларның барысына дипломнар, акчалата премияләр, бәйгенең олы истәлеге – Пошалым чанасы тапшырылды. «Пошалым чаналары – 2024» җыр фестиваленең җиңүчесе булып акапеллада җыр башкарган Рәсүл Файрахманов танылды. Икенче-өченче урыннарны Булат Галиев белән Инсаф Габделбәров бүлештеләр.

20 «бәхетле» тамашачы да бу җыр бәйрәменнән рухи азык алу белән бергә Пошалым чанасында кайтып киттеләр.

Үзем дә Пошалым якларыннан яңа шигырь белән кайттым:

Эх, Пошалым, Пошалым,

Миңа бик нык ошадың.

Язгы көндәй, җанны назлый

Хәтта ап-ак кышларың.

 

Мин дә урап кайттым ул көн

Өч Пошалым юлларын.

Бәһаләп була кешене,

Күрсәң кайда туганын.

 

Эх, Пошалым, Пошалым,

Миңа шундый ошадың.

Чишмәләрең җырчы синең,

Үзгә җырлый кошларың.

 

Монда ту да, монда үс тә,

Моңлы булмыйча кара.

Мондый табигатьтә яшәү –

Үзе бер шифа, дәва.

 

Эх, Пошалым, Пошалым,

Миңа шундый ошадың.

Сихерләдең минем җанны,

Хисләремдә бушандым.

 

Кешеләрең алтын куллы,

Хәтта алтын йөрәкле.

Алтын табан чаналарың

Танытты бу төбәкне.

Вазыйх Фатыйхов

 

 


Фикер өстәү