Минтимер Шәймиев: Президент сайлауларында катнашу – бердәмлегебезне ныгытуда иң дөрес юл

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлысы Минтимер Шәймиевнең сайлау алдыннан видеомөрәҗәгате

 

Хөрмәтле ватандашлар!

Быел 17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бик көчле тышкы басым хөкем сөргән бер мәлдә алга таба  эшләячәк дәүләт җитәкчесен сайлап кую гына түгел бу.  Без бу юлы, сайлауда катнашып, илебезнең дәүләт, технологик мөстәкыйльлеге өчен, азык-төлек, фән һәм, һичшиксез, рухи өлкәләрдәге мөстәкыйльлек өчен көрәшәбез. Димәк, барыбыз да сайлауга килеп, үзара ихтирам-хөрмәткә, мәхәббәт һәм гаиләгә, ватанпәрвәрлеккә, намуслылыкка нигезләнгән традицион кыйммәтләребезне, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне, милләтара һәм динара татулыкны саклау өчен бердәм тавыш бирергә тиешбез.

Илебез Президентын сайлауда катнашу – бердәмлегебезне ныгытуда иң дөрес юл!

 


Фикер өстәү