Минтимер Шәймиев Владимир Путинның ышанычлысы булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлылары һәм төбәк сайлау штабы төркеме әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Дәүләт Киңәшчесе Путинның ышанычлысы сыйфатында Татарстанда тиешле эш алып барачагын әйтте. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илнең иң мөһим сәяси вакыйгасына – Россия Президентын сайлауга ике ай калып бара. “Президент һәрвакыт күпмилләтле халыкка таяна. Ул сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче кандидат буларак катнашу турында карарга килде. Сайлау кампаниясенең дөньядагы вазгыятькә бәйле рәвештә авыр шартларда үткәрелүен беләсез. Шуны ышандырып әйтәм: Татарстандагы хәлләрне тотрыксызландыруга, сайлауга тыкшынуга юл куймас өчен мөмкин булган барлык чаралар күреләчәк. Бүген конкрет мисалларда илебезнең казанышлары турында сөйләү кайчандагыга караганда да кирәгрәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул халык белән элемтәдә торуның аеруча мөһим булуын искәртте. Аның фикеренчә, хакимият кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә бик игътибарлы булырга тиеш.


Фикер өстәү