Татарстанда явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә

Бүген көндез Татарстанда аязучан һәм явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Термометр баганасы -8 дән -13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

Кичә Татарстан актив атлантик циклоннар тәэсирендә калды, шуның аркасында республикада күп кар яуды һәм көчле җил күзәтелде.

 


Фикер өстәү