«Апуш» студиясенең «Әбүгалисина» мюзиклы бөтенроссия театр фестивалендә җиңгән

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Беренче театр» бөтенроссия театр иҗаты фестиваленең I дәрәҗә лауреаты булды. Каюм Насыйри әсәре буенча куелган «Әбүгалисина» мюзиклы «Драматик театр» номинациясендә иң яхшысы булды. Бүләкләү тантанасы Казан дәүләт мәдәният институтында узды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы өч номинация тәкъдим ителде: «Драматик театр», «Курчак театры» һәм «Театральләштерелгән тамаша». Җиңү өчен театр коллективлары, гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре студияләре көрәште. Быел фестивальдә Татарстаннан 78 иҗат берләшмәсе һәм 500 укучы катнашты.

Бүләкләү алдыннан конкурсантлар өчен актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрделәр. Театр иҗаты кафедрасы укытучысы Наталья Плотникова укучыларга күнекмәләрен яхшырту өчен киңәшләр бирде. Шулай ук балалар Казан дәүләт мәдәният институтының күргәзмәсендә һәм музеенда булдылар.

«Әбүгалисина» мюзиклының премьерасы узган елның гыйнварында булды. Спектакльдә «Чулпан» мәдәният үзәге базасында шөгыльләнүче «Апуш» шәкертләре катнаша. Режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин язган, җырларга шигырьләрне Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Сценаграф һәм рәссам – Анна Новикова, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, яктылык буенча рәссам – Дмитрий Солопов, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

 


Фикер өстәү