Искегә җан өрүче Диләрә Мөхәммәтшина: «Бер әйбер дә артык түгел»

Саба районының Олы Кибәче бакчасы тәрбиячесе Диләрә Мөхәммәтшина иске-москы әйберләрнең берсен дә әрәм итми. Табылдык чемодан белән республика бәйгесендә катнашып, беренче урынны алган ул. Чын мәгънәсендә, уйлап табучы дисәң дә була аны.

Тумышы белән Килдебәк авылы кызы ул. Кияүгә чыкканына – 18 ел. Ире Зөлфәт белән ике ул тәрбияли. Моңа кадәр татар теле һәм әдәбияты укытса, хәзер тәрбияче булып эшли. Чигәргә, кул эшләренә, тортлар пешерергә дә оста. Ризыкларын сораучылар аз түгел.

Бакчага 33 бала йөри. Алар өчен дә нинди генә уеннар уйлап тапмый да ниләр генә ясамый тәрбияче. Һәрбер хезмәтендә миллилекне чагылдырырга тырыша. Диләрә әйтүенчә, максаты – шаккатыру түгел, борынгы җиһаз, йола, гореф-гадәтләрне югалтмыйча балаларга җиткерү.

– Капрон колготкиның да кирәге чыкты. Аннан физкультура дәресендә күнегү ясау өчен җайланма ясадык. Ул әйбәт сузыла һәм йомшак. Сыек май шешәсе бөкеләрен дә ташламыйм. Аны 3–4 ел буе җыйдым. Эчендәге  боҗраларыннан чылбыр үрәбез. Кемнеке озынрак дип ярышабыз да әле. Йомырка савытларын төрле төсләргә буяп, пазллар эшләдек. Карап торышка бик җиңел кебек. Әмма дөрес итеп туры китермәсәң, җыеп булмый, – ди Диләрә Мөхәммәтшина. – Тәрбиячегә бер әйбер дә артык түгел. Бәйгеләрдә катнашканда барысы да эшкә ярый. Бакчадагы складны җыештырырга мине алып баралар, чөнки бер нәрсәне дә ташламыйм. Кул эшләребез бик күп. Бакчабыз кечкенә булгач, барысын да сыйдырып булмый шул. Шуңа күрә сандыкта да сакларга туры килә.

Яңа бәйгеләр игълан иткәнне көтеп кенә тора тәрбияче. Көн-төн буе уйлап йөри дә ниятен тормышка ашырырга керешә. Курчаклар ясап, аларга күлмәкләр тегә, толымнар үрә, муенса, алкалар киертә. Чигүгә дә оста әле ул. 42 яшьлек Диләрә үзе дә сизмәстән сабый балага әйләнә дә куя. Районда  оештырылган «курчак театры» бәйгесендә беренче урын алган. Балаларга  юл кагыйдәләрен өйрәтү өчен лэпбук ясаган. «Милли келәм» дигән уен да – аның хезмәте. Киезләрен табарга җиһаз кибетендә эшләүче сеңлесе булышкан. Калдык-постык тукыма келәмгә яраган. Шунда төрле бизәкләр һәм биремнәр ябыштырган. Бәйрәмнәргә дә үз өлешен кертә. Хезмәттәше Ләйлә Гайфуллина белән исә «Каз өмәсе» өчен кирәкле бар нәрсәне үзләре ясаган. Шул рәвешле, балаларга, әти-әниләргә борынгы йоланы, миллилекне күрсәткәннәр.

Чемодан – үзе тарих. Аны ире очраклы гына шәһәрдәге чүплектән табып алып кайткан. Өр-яңа, хәтта бәясе дә алынмаган. Эш коралларын салып йөртергә менә дигән. Тик Диләрә кулына эләксәме? «Тылсымлы чемодан» бәйгесендә катнашыр өчен менә дигән табылдык булган. Ул аны әнә ничек  затлы иткән бит!

– Каенатам Наил – балта остасы. Бар нәрсәне төптән уйлап эшли. Көрәк сабыннан өйнең эчен тышлады. Идән җәйдек, тәрәзә ясадык. Улларым Сәйдәш белән Сәид тә булышты.  Биш көн вакыты китте моңа. Өй эчен матур итеп киендердем, шәмаилләр элдем. Өч кызны урнаштырдым. Курчакларны ике атна буе тектем. Үзебезчә бик тырыштык инде. Узган ел ахырында «Чемоданда әкият» номинациясендә җиңүебезне хәбәр иттеләр. Гаиләбезнең көче керде бит. Барыбыз да сөендек инде, – ди Диләрә Мөхәммәтшина.

 


Фикер өстәү