Миңнеханов Путинның Татарстанга аерым игътибар бирүе хакында әйтте

Федераль хөкүмәтнең, Россия Президенты Владимир Путинның ярдәме булмаса, Татарстан төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешә алмас иде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның региональ сайлау штабы ышанычлы затлары һәм инициатив төркеме әгъзалары белән очрашуда әйтте.

Республика җитәкчесе күптән түгел, 2023 елның 21 декабрендә, М12 «Көнчыгыш» федераль трассасын ачу тантанасы уздырылуын искәртте.

«Федераль ярдәм булмаса, без мондый уңышларга ирешә алыр идекме? Иң мөһиме — тормыш сыйфаты. Ни өчен туристлар бик теләп Казанга, республикага килә? Безнең республикага күченә? Халык саны кимеми, югыйсә, кайбер төбәкләрдә мондый тенденция бар. Без 4 миллионнан узып киттек», — дип сөйләде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, гражданнар мондый уңышларның Россия Президенты кайгыртуы нәтиҗәсе булуын аңларга тиеш.

«Мондый әйберләр бик мөһим. Безнең халык, гражданнар моның дәүләт башлыгы кайгыртуы, аның программаларга, безнең республикага шәхси мөнәсәбәте икәнен аңларга тиеш. Мәсьәләләр турында фикер алышканда, ул һәрвакыт аерым игътибар белән карый», — диде Татарстан Рәисе.

Ул алдагы көнне Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең «Кече ватан — Россиянең көче» Бөтенроссия муниципаль форумында чыгыш ясавын искә төшерде.

«КАМАЗ булмас иде. КАМАЗ бетәр иде», — дип ассызыклады Миңнеханов.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән, шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан, ул сайлауларга үзен үзе тәкъдим итеп бара. Хәзерге вакытта сайлауларга өч кандидат кертелгән: Владислав Даванков (»Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФтан), дип яза Татар-информ. 


Фикер өстәү