Республика шәһәрләре һәм районнарында ишеп яуган карга каршы көрәшәләр

Татарстанны каплаган кар бураны үз җаена баручы тормышны тәмам чыгырдан чыгара язды. М12 автомобиль трассасының республикага туры килгән өлеше туктап калды, федераль һәм төбәк юллары ябылды, аэропорт эше чикләнде, ә Казанда «Буран» операциясе игълан ителде. Бөтен дөнья кар көртләренә күмелеп барганда, такси йөртүчеләр һәм үзара салым акчасына трактор сатып алучыларның гына кәефе бар. Кар кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Туктарга җыенмый

Быелгы кыш чын мәгънәсендә истә калырлык булды. Яңа ел алдыннан илнең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстанда яңгыр ишеп яуса, бәйрәм борын өшерлек суыклар алып килде. Ниһаять, җылыта, дип тә юкка сөендек, ахры. Салкыннар бирешү белән беррәттән, илнең үзәк өлешендә көчле бураннар башланды. Татарстанда да инде икенче көн рәттән урамга чыгарга кот оча. Кар бураны бүген кичкә басылырга тиеш, дип фаразлыйлар. Тик озакка түгел. «Иртәгә – бераз ял, аны табигатьнең киләсе «һөҗүм»енә мөмкин кадәр файдаланырга кирәк. Алдагы өч тәүлектә республикада кабат күп итеп кар һәм көчле җил көтелә», – дип кисәттеләр Татарстанда яшәүчеләрне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә. Синоптиклар сүзләренә караганда, Татарстан атлантик циклон үзәгенә эләккән. Моның нәтиҗәсе буларак, республиканың көнчыгыш районнарында айлык норманың 128 проценты кадәр кар яуган. Казанда бүген иртән «бөке»ләр ун баллга җитте. Җир астында да мәхшәр: метрода халыкның күп булуы аркасында өстәмә вагоннар җибәрергә мәҗбүр булганнар.

Көйсез һава торышы Чаллыга иртәрәк килеп җитте. Автокалада икенче көн кар көртләренә каршы көрәшәләр. Бүген «Бигеш» аэропортында рейсларның бер өлешен күчерделәр. Шәһәргә керү һәм чыгу юллары «катып» калган. «Иртән эшкә барганда җәмәгать транспортын бер сәгатьтән артык көттек. Бүген өйдә калуың хәерлерәк», – дип яза Чаллы халкы социаль челтәрләрдә. Шәһәр тирәсендә автомобиль хәрәкәтенең катлаулануы, шул исәптән, М7 юлында кертелгән чикләүләргә дә бәйле. Билгеле булганча, дүшәмбе кич, һава шартлары яхшырганчы дип, шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк ташучы машиналарга федераль юлларны яптылар. Фуралар озын-озак «бөке»ләргә тезелде. Юл һәлакәтләре саны бермә-бер артты. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, республикада узган тәүлектә генә дә 290га якын авария теркәлгән. М7 юлында Мамадыш районының Түбән Яке авылы янында 11 автомобиль катнашында килеп чыккан юл һәлакәтен прокуратура тикшерә.

Юлда ашарга өләшәләр

Федераль трассалардан тыш, бүген төбәк юллары да йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен ябылды.

– Машина йөртүчеләр юл буенда туктап калырга мәҗбүр булу сәбәпле, аларны ашау-эчү һәм ягулык белән тәэмин итүне оештырдык, – диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. – Әлеге эшкә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да кушылды. Без әзерләгән азык-төлек запасы җитмәсә, алар ярдәмгә киләчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, федераль юлда карчанага утырган коткаручылар кизү торачак. Бәласеннән баш-аяк дигәндәй, Фәрит Хәнифов боз кичүләрен дә вакытлыча ябып торырга тәкъдим итте. Әлегә бу хакта тәгаен мәгълүмат юк.

Ә менә Казан халыкара аэропорты эше чикләнде. Башкалага Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдән килүче очкычлар төшеп утыра алмады. Алар тирә-күршедәге запас аэродромнарга киткән. Казаннан очып китәргә теләүчеләр дә тоткарланды.

– Очып китү һәм кайту шул вакыттагы һава торышына карап башкарыла. Әлеге карарны экипаж командиры кабул итә, – диде Казан аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.

Әллә машина, әллә көрт

М12 автомобиль юлында да хәлләр сөенерлек түгел. Бүген таң белән түләүле юл, гомумән дә, туктап калды. Тәгаен әйтсәк, Шәледән алып күрше Чуашстандагы Канашка кадәр арадагы юл ябылды.

Түләүле юлдан хәрәкәт итүче машиналар чын мәгънәсендә карга кереп чумганнар. Аптырашта калган автомобиль йөртүчеләр зур кар көртенә әверелгән «тимер ат»ларының видеоларын социаль челтәрләргә урнаштырды. Шуңа күрә «Автодор» дәүләт компаниясе алдагы тәүлектә түләүле юлның республикага туры килә торган өлешенә, гомумән дә, чыкмаска киңәш итте. Әлеге чикләү барлык төр автомобильләргә дә кагыла. Әйтүләренә караганда, вазгыять якын арада гына яхшырмаячак. Тәүлек дәвамында тагын 25 сантиметрга кадәр кар яварга мөмкин, дип фаразлаган «Автодор» вәкилләре. Ә түләүле юлда туктап калучыларга авария комиссарлары ярдәмгә киләчәк, ди.

Казанда – «Буран»

Табигать саташкан мәлдә Казанда «Буран» операциясе игълан ителде. Бер тәүлек эчендә генә дә башкала урамнарыннан 12 мең тоннадан күбрәк кар чыгарганнар. 16 гыйнвардан 17 гыйнварга каршы төндә шәһәр урамнарын чистартырга 350дән артык техника чыккан.

– Юл хезмәтләре тәүлек әйләнәсе көчәйтелгән режимда эшли, – ди Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов. – Төп игътибар зур юлларны, җәяүле юлларын һәм җәмәгать транспорты тукталышларын чистартуга юнәлдерелә. Көндез урамнарны 674 кеше кардан чистарта. Эш туктап тормасын өчен, аларга ашарга да шунда  гына алып киләләр.

Сүз уңаеннан, башкалада тәртиптә тотарга кирәкле юлларның гомуми мәйданы 22 миллион квадрат метр тәшкил итә. Юл техникасы паркында 590га якын машина исәпләнә. Карны исә сигез кар эретү станциясенә озаталар. Биредә тәүлегенә 8 мең тоннага кадәр кар кабул итә алалар. «Кыш башланганнан бирле кар эретү станцияләренә 400 мең тоннага якын кар китергәннәр», – дип хәбәр иттеләр Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә.

Машина юлына чыгып җиткәнче, ишегалдындагы кар көртләрен дә ерырга кирәк әле. Өстән явып торган кар күпкатлы йортларның ишегалларын тоташ тигезләде. Җәяүле юлының, кем әйтмешли, эзе дә юк. Ишегалларын һәм йорт түбәләрен кардан арындыру өчен идарә итүче оешма җаваплы. Ә аларны Торак-коммуналь хуҗалык комитеты карап-тикшереп тора. Соңгысыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда буранга каршы көрәштә 1390 урам себерүче катнаша. Алар подъезд төбендәге сукмакларга 1,2 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм бозлавыкка каршы реагент сипкән. Идарәче компанияләргә эшне көчәйтергә  кушканнар.

Кышның котыруына такси йөртүчеләр генә сөенә бугай. Бәяләр ике тапкыр диярлек сикергән әнә. Моңа кадәр йөргән белән чагыштырганда бүген таксида шул ук юл бәясе ике тапкыр кыйммәтрәк.

Авылның – үз эше

Ә авыл халкы нихәл? Ник дисәң, җирле әһәмияттәге юллар өчен авыл советлары җаваплы. Нурлат районының Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тәрәзә артындагы һава торышына артык борчыласы юк әнә. Узган көздә генә салага яңа трактор сатып алган алар.

– Безнең 1,5 миллион сум грант акчасы бар иде. Шуңа халык белән килешеп, үзара салым акчасын өстәдек тә, «МТЗ 8» тракторы сатып алдык. Менә сөенеп туя алмыйбыз хәзер, – ди җирле үзидарә башлыгы Равил Хисамов. – Явым-төшемнәр башлануга трактор гел йөреп тора. Тик буран да тиз генә бирешә торганнардан түгел: трактор узуга, арттан кабат кар баса. Иске Әлмәт һәм Яңа Әлмәткә 28 чакрым юл керә. Шактый ара булса да, борчыласы юк, трактор тиз йөри, авыл урамнарын хәзер чистартып чыга. Техникада Нияз Кәримов исемле уңган егетебез эшли. Ул үзе барысын да тәртиптә тота. Бу эш бездә тулысынча җайга салынган, кар яуса да, куркытмый.


Фикер өстәү