Бураны шундый көчле: бүгенге көн ФОТО һәм ВИДЕОларда

Бураннар турында алдан кисәтелсә дә бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идек.

Элеккеге кышларны хәтерләтүче буранлы көннәр әле тагын кабатланачак дип «сөендерә» синоптиклар. Иртәгә бераз сулу алабыз да тагын өч көн рәттән бураннар дәвам итәчәк.

Төрле чыганаклардан безгә килеп ирешкән фото һәм видеолар белән сезненең белән дә бүлешергә булдык.

Бүген иң беренче хәбәр яңа М-12 трассасыннан килеп иреште. Төнге өчтән бирле юлда иза чиккән юлчыларның хәлен аңлау кыен түгел. Тик әлеге бәладән коткарырга килеп җитә алмаган коткаручыларны да гаепләп булмый, чөнки мондый очракларда табигать көчлерәк.

 

Һава торышы уңай булганда да юлларындагы бөкеләре белән «дан казанган» Салмачы-Көек юлында бүген юл чистарту транспортын менә шулайрак каршы алганнар.

Арча районының Айван авылында хәлләр шулайрак.

Ә менә Мамадыш районында яшәүчеләр: «Безнең бала чактагы кышлар менә шундый иде», — дип яшьлекләрен искә ала. Биек йортлар бер тәүлек эчендә кар астында калган. Элеккеге кебек ике тәрәзәле кечкенә бөтенләй күмеп киткән булыр иде. Әлеге хәлләр Берсут Сөкәче авылында.

 


Фикер өстәү