«Әлеге сайлау кампаниясен бөтен ил көтә»: Казанда митинг-концерт ничек узды?

«Гомуми тырышлык белән мөһим бурычларны хәл итәбез. Бу исә республикабызга, иксез-чиксез Россия белән бергәләп, алга таба үсү мөмкинлеге бирә». «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган митинг-концертта шулай дип белдерде. Чарага партия активистлары, тарафдарлары, шулай ук «Бердәм Россия»нең яшь гвардиясе» волонтерлары, шәһәр халкы җыелды.

Концертның төп идеясе – милли, гаилә һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, яклау буенча дәүләт сәясәте тарафдарларын берләштерү, шулай ук Президентның сәяси юнәлешен хуплау.

Митинг-концертлар илнең барлык почмакларында узды. Волгоград шәһәре төп  мәйданчыкка әйләнде. Биредә «Бердәм Россия» Рәисе, Россия Иминлек советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Казандагы митинг-концертта катнашучылар бу чыгышны туры эфирда карады.

Дмитрий Медведев ассызыклап әйткәнчә, хәзерге вакытта илебез дошманга каршы көрәшә, һәм шуңа күрә безгә бер йодрыкка тупланырга кирәк. «Шулай булганда гына җиңәчәкбез. Ә без җиңәчәкбез, моңа шигебез юк. Җиңү өчен! Россия өчен!» – диде Дмитрий Медведев.

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген бердәмроссиялеләр бик бердәм. «Республика районнары һәм шәһәрләрендә партиядәшләребез белән очрашканда республика хакимиятенең партиябезгә таянуына инанабыз, – диде ул. – Нәкъ менә «Бердәм Россия» җитәкчелегендә юллар һәм социаль объектлар төзү, ишегалларын төзекләндерү, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрне капиталь төзекләндерү программаларын тормышка ашыруга ирештек. Федераль үзәк ярдәмендә Казан – Мәскәү тиз йөрешле автомобиль юлын булдырдык».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге – Россиядә иң зур бүлекләрнең берсе.  «Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды, санкцияләргә һәм башка кыенлыкларга карамастан, 2023 елны уңышлы төгәлләүгә ирешелде. Татарстан төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында янә лидерлыкка чыкты, – диде парламент башлыгы. – Республика үзенең күпьюнәлешле икътисадын саклап калды. Моңа исә күпмилләтле халкыбыз гаять зур өлеш кертте. Безнең халкыбыз үзара дус-тату, көчле һәм бергә булганда гына кыенлыкларны җиңә алуыбызны аңлый. Ә «Бердәм Россия» партиясе барлык дәрәҗәләрдә бик зур берләштерү эшен башкарып килә. Татарстан һәм Россиянең иртәгәге көненә ышаныч, гомуми уңышларыбызның нигезе бу».

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауга аерым тукталып үтте. «Әлеге сайлау кампаниясен бөтен ил, шул исәптән Татарстан көтә, – диде ул. – Ил Президентын сайлау – барыбыз өчен дә бик җаваплы гамәл, чөнки безгә  илебезне алга алып барырдай, бу катлаулы шартларда таяныч булырдай лаеклы лидер сайларга кирәк булачак».

Митинг-концертта Россия Герое Рәсим Баксиков партиянең тарихи хәтерне саклау өчен көрәшүен билгеләп үтте. Ә инде «Идел буе округының иң уңышлы гаиләсе» фестивалендә җиңгән Камашевлар дәүләтнең гаиләләргә ярдәме һәм тәрбия, гаилә кыйммәтләре темасын күтәрде.

Чарада иҗат коллективлары һәм популяр җырчылар чыгыш ясады.


Фикер өстәү