Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелек, торак-коммуналь системасы тармагында урлашуларга юл куймаска кушты

32 миллиард сум! Былтыр Татарстанда төрле җинаятьләрдән зыян күрүчеләргә һәм дәүләткә әнә шулкадәр акчаны кире кайтарганнар. Моннан тыш, гаепле дип табылган затларның 6 миллиард сумлык милкенә арест салынган. «Бу – тармакта ирешкән иң яхшы нәтиҗә», – дип мактады Рөстәм Миңнеханов республика тикшерүчеләрен. Казанда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең еллык коллегиясе узды.

Идарә җитәкчесе Валерий Липский сүзләренә караганда, былтыр теркәлгән җинаятьләр саны арткан. Ел дәвамында шундый 52 мең 189 очрак теркәлгән. Аның каравы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимегән. Азмы-күпме, әлеге күрсәткеч 4 процентка төшкән. Узган ел 5 меңнән артык җинаятьне тикшергәннәр. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 13 процентка күбрәк.

Җинаять эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы тикшерүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын Президент та билгеләп үтте.

– Бу юнәлештә уңай якка үзгәреш бар. Җинаятьләр турындагы хәбәрләрне кабул итү, теркәү һәм тикшерү барышында, шулай ук, җинаять эше кузгатканда законнарны үтәп, гражданнарны нигезсез рәвештә җинаять җаваплылыгына тартуга юл куймыйча, әлеге эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, бүген ведомство алдында аеруча да җитди бурычлар тора. Махсус хәрби операция үткәрелү шартларында халык арасында иҗтимагый-социаль тотрыклылыкны саклау мөһим.

Валерий Липский китергән саннарга караганда, былтыр җинаятьчел төркемнәрнең 24 әгъзасы суд каршына баскан. Алар 41 җинаять кылган. Коррупциягә бәйле 650гә якын җинаять эше тикшерелгән. Акча урлауда 253 кеше гаепле дип табылган.

– Ришвәтчелек, торак-коммуналь системасы тармагында урлашу, дәүләт милке һәм бюджет чараларына бәйле җинаятьләрне тагын да нәтиҗәлерәк итеп тикшерергә кирәк, – дип киңәш итте республика башлыгы. – Юридик һәм урындагы затларның эшчәнлегендәге кимчелекләргә дә тиешле җавап булырга тиеш.

Президент хезмәт хакларын вакытында һәм минималь күрсәткечтән дә ким булмаган дәрәҗәдә түләү, «соры базар»га каршы көрәш кебек мәсьәләләргә дә игътибар юнәлтте.

«Көн кадагы»ннан төшмәгән тагын бер мөһим юнәлеш – террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш. Республика башлыгы фикеренчә, бүген террорчылык наркотиклар бизнесы, коралның законсыз әйләнеше, ялган акча басу һәм тарату кебек замана афәтләренә турыдан-туры бәйләнгән. «Бу күренешләрнең берсе дә калкып чыгарга тиеш түгел. Мондый җинаятьләргә каршы профилактика чаралары үткәрү, социаль тотрыклылыкка янаган куркынычларны вакытында ачыклау мөһим», – дип киләчәккә эш билгеләде Президент.


Фикер өстәү