Рөстәм Миңнеханов: «Бизнеска басым ясау, дин һәм милләтара низагларны булдырмау да әһәмиятле»

Татарстанда узган ел кеше үтерүгә бәйле җинаятьләр саны 20 процентка кимегән. Аның каравы, күпчелеге шәхескә карата булган. Еллар буе чишелмичә калган эшләрне дә ерак тартмага салмаганнар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең коллегиясендә узган елга йомгак ясадылар.

Барлык хокук саклау органнарының бердәм эшләве җинаятьчеләрне фаш итүдә яхшы нәтиҗәләр биргән. Идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Дулкарнаев әйтүенчә, республикада кырын эшләрнең 4 процентка кимүе – моның дәлиле.

– 2021 елда Татарстанда узган еллардагы 110 җинаять ачылган һәм тикшерелгән. Моннан тыш, идарә хезмәткәрләре 54 авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачыклый алды, – дип хисап тотты ул.

Саннарның тагын да саллылары ачылган җинаять эшләрендә чагыла. Тикшерүчеләр 4 939 җинаять эше кузгаткан, 2 343е  судка тапшырылган.

Узган елда кылынган җинаятьләрдән зыян күрүчеләргә һәм дәүләткә 1 млрд 400 млн сум акча кире кайтарылган, гаепләнүчеләр милкенә 1,2 млрд сумлык арест салынган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идарәнең эшчәнлеге турында хисапны тыңлаганнан соң, тикшерү хезмәткәрләре алдында җаваплы бурычлар торганын искәртте.

– Тизлек һәм сыйфат – сезнең эштә өстенлек менә шуларга бирелә, – диде республика җитәкчесе. – Иң мөһим бурычларның берсе – икътисади җинаятьләргә каршы көрәш, шул исәптән салым салу, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне саклау өлкәсенә дә игътибар итү. Бизнеска басым ясау, дин һәм милләтара низагларны булдырмау да әһәмиятле.

 


Фикер өстәү