«Созвездие – Йолдызлык» фестивале 50 меңнән артык катнашучыны җыйган

Тиздән «Созвездие – Йолдызлык» телевизион эстрада сәнгате фестивале башланачак. Быел ул 50 меңнән артык катнашучыны җыйган. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Сайлап алу турлары Әлмәт (25-27 февраль), Чаллы (1-2 март), Түбән Кама (6-7 март), Әгерҗе (9-10 март), Чистай (13-14 март), Арча (17-19 март), Казан (15-17 март), Лаеш (22-23 март), Иске Чүпрәле (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) узачак.

Катнашучылар җиде номинациядә көч сынашачак. Алар – «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферансье», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип».

9-13 апрельдә зональ этапларда җиңү яулаган катнашучылар, «УНИКС» концертлар залы һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә очрашып, проектның Гала-концертына чыгу өчен көрәшәчәк. Йомгаклау концерты исә гадәттәгечә 22 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

– Әлеге проект үзенең географиясе, катнашучылары белән ел да сөендерә. Быел булачак йолдызларның саны аеруча күп, һәм бу, әлбәттә, сөендерә. Районнарның актив эшләве сизелә. Хәзер бит шәһәр белән авыл арасында аерма калмады – кайда да мөмкинлекләр бар, шартлар яхшы, – диде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова чарага багышланган матбугат очрашуында. – Кайчандыр әлеге фестивальдә уңышларга ирешкән балаларның күбесе бүген инде зур җитәкчеләр, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләр. Алар дөньядагы нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясасалар да, үз дәрәҗәләрен күрсәтә беләләр.


Фикер өстәү