«Йолдызлык» фестивале башлана

Татарстанда яшьләр арасында «Созвездие – Йолдызлык» телевизион эстрада сәнгате фестивале башлана. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Фестивальнең зона этаплары 22 февральдән 12 мартка кадәр – Казанда, 26–28 февральдә – Баулы, 2–3 мартта – Зәй, 6–7 мартта – Актаныш, 9–10 мартта – Чаллы, 13–14 мартта – Чирмешән, 16–18 мартта – Биектау районы Шәпше авылы, 20–21 мартта – Балык Бистәсе, 24–25 мартта – Апас, 27–28 мартта Яшел Үзәндә уздырыла. Шулай итеп, быел сайлап алу турлары үткәрелә торган районнарга Баулы, Балык Бистәсе һәм Апас та өстәлә. Бәйгедә катнашучылар «Ялгыз җыр», «Вокаль ансамбльләр», «Бию» һ. б. номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәтәчәк.
Фестивальнең суперфиналын Казанның УНИКС залында 17–21 апрелендә уздыру күздә тотыла. 22 апрельдә гала-концерт булачак. Ә инде йомгаклау концерты (анда фестивальнең Грант-при ияләре исемнәре атала) 29 апрельдә «Пирамида» үзәгендә уздырылачак.


Фикер өстәү