«Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләре балалары өчен чыгыш ясады

«Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең зур концертын «Артек» халыкара балалар үзәгендә Казахстан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңнән артык бала тамаша кылды. Программаны фестивальнең Кырымдагы традицион җәйге иҗади смена кысаларында тәкъдим иттеләр.

«Созвездие-Йолдызлык» балалары артеклылар өчен күп милләтле Татарстанның төрле телләрендә күп кенә әсәрләр, Совет һәм Россия композиторлары җырлары, популяр классик һәм джаз вокаль композицияләрен башкарды, ә хореографик номерларда дөньяның төрле халыкларының бию традицияләрен күрсәтте, дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте.

«Балалар җырлардай җырлар күп. Ә Татарстан балалары дуслык, тынычлык һәм үзара аңлашу турында җырлый, аларның җырлары игелеккә һәм иҗатка өйрәтә. Хәзерге дөньяда бу аеруча кирәк. «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте 18 ел инде барлык артеклыларга матурлык һәм талант бүләк итә», — дип билгеләп үтте концертны ачканда «Артек» яшьләр үзәге «Лазурный» лагере җитәкчесе Дмитрий Чип.

Татарстанның 24 район һәм шәһәреннән фестивальнең җиңүчеләре һәм лауреатлары, коллективлар һәм башкаручылар үз иҗатларын тәкъдим итте. Сәхнәдә барлыгы 210 яшь сәнгать остасы чыгыш ясады. Алар — Казан шәһәренең иҗат коллективлары — «Дорога из города» бию театры, «Изумрудный город» эстрада биюе студиясе һәм «Кудрены» вокаль квартеты, Чаллыдан «Мизгел» җыр театры һәм «Адажио» хореография студиясе, Нурлатның «Эсперанса» эстрада бию ансамбле, Бөгелмәнең «Тамчылар» вокаль ансамбле, Мамадыштан «Эскиз» вокаль ансамбле, Яңа Чишмә районыннан «Шешминка» хореографик ансамбле, Әгерҗе районыннан «Хыял» хореография ансамбле (Иж-Бубый авылы), Яшел Үзән районыннан «Хыял» вокаль триосы (Осиново авылы) һ. б. катнашты.

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе исеменнән концертта катнашучыларны һәм оештыручыларны, шулай ук яшь артековлыларны Комиссиянең җаваплы сәркәтибе, Россия тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе сәламләде.

«20 елдан артык тарихында фестиваль үзен балалар һәм яшьләр өчен уникаль иҗади мәйданчык буларак күрсәтте. Биредә яңа талантлар туа, эстрада сәнгате шедеврлары булдырыла, ә иң мөһиме – традицияләр саклана, илебез халыкларының күпкырлы мәдәни һәм рухи мирасына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләнә», – диде ул.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов, үз чиратында, Кырым җирендә үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале чараларының мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте һәм проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү