Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә волонтерлар җыялар

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале волонтерлар командасын җыю турында игълан итте. Фестивальне оештыручылар яше 18дән  арткан җаваплы, инициативалы кино сөючеләрне көтә.

Халыкара мәдәни вакыйганың эчендә кайнау, уникаль эш тәҗрибәсе туплау, матур тәэсирләр алу, яңа дуслар табу һәм фестивальнең “кухня”сына азмы-күпме төшенү өчен, анкета тутырып, һәм “Волонтер” дип билгеләп, 8 августка кадәр business@kazan-mfmk.com адресына юлларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: Казан Халыкара мөселман киносы фестивале, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме белән берлектә, 7-11 сентябрьдә узачак. Фестиваль инде 18 ел буе дөньяның барлык илләре кинематографистларын бергә җыеп килә.


Фикер өстәү